Бөгелмәдә республика мәчетләре арасында футбол ярышы үтте

11 август 2018 ел 14:25
Бөгелмәдә республика мәчетләре арасында футбол ярышы үтте

Бүген Бөгелмәгә Татарстанның төрле почмакларыннан – барлыгы 15 шә1әр һәм районнан килделәр. Җыелуның сәбәбе – Татарстан мәчетләре арасында Бөгелмә мөниципаль районы башлыгы Кубогына футбол буенча республика турниры. Ярышлар шатлыгын уртаклашырга һә катнашучыларга көч бирергә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР Президент аппараты вәкилләре, имамнар һәм мөхтәсибләр килде. Шәһәрнең мактаулы кунаклары шулай ук яңа Бөгелмә мәчете төзелешенә беренче таш салу тантанасында катнаштылар.Шунысы куанычлы, проект буенча мәчет янәшәсендә мәхәллә халкы өчен спорт комплексы булдыру да күздә тотыла.

Татарстан мәчетләре арасында футбол буенча Республика турнирын оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте. Икенче тапкыр узучы турнирда шәригать кануннарын үтәүче һәм биш вакыт намаз укучы уенчылар җыелды. Әлеге ярышларда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Чистай, Бөгелмә һәм башка районнарның командалары көч сынашты. Алар арасында иң яхшылары булып түбәнкамалылар, кукмаралылар һәм бөгелмәлеләр танылды. Төп бүләк – “нефтехимия башкаласы”на китте. Шулай ук кыйммәтле бүләкләр һәм призлар белән башка катнашучыларны да бүләкләделәр. Моннан тыш, уен нәтиҗәләре буенча иң яхшы тренер, яхшы сакчы һәм яхшы һөҗүмче ачыкланды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм дәгъвәт эшенең алыштыргысыз бер өлеше булып спорт чараларын оештыру тора. Спорт ярышлары яшь мөселманнары беләштерә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыта. Мондый чаралар мөселман яшьләре арасында актив гражданлык позицияле һәм башка дин әһелләренә карата хөрмәт белән караучы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлдерелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте ел саен мөселман яшьләре өчен спартакиадалар, хоккей, волейбол, футбол, көрәш буенча ярышлар оештыра. Быел иң күләмле чаралар ел саен уздырыла торган Мәрҗәни Кубогына багышланган джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше Республика ярышлары булды. 2018 елда ​Республика имамнары ГТО нормативларын тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана