Татарстан шәһәр һәм районнарында Гаетне ничек бәйрәм итәчәкләр?

21 август 2018 ел 03:13
Татарстан шәһәр һәм районнарында Гаетне ничек бәйрәм итәчәкләр?

Бүген бар мөселман дөньясы Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстанда район һәм шәһәр мөхтәсибәтләре бу уңайдан мөселманнар өчен бай бәйрәм күңел ачу программасы әзерләде. Мәчетләрдә гает намазлары тәмамлану белән бәйрәм чаралары паркларга һәм мәчет тирәләренә күчәчәк. Иң беренче чиратта мөхтәсибәтләр бала-чаганың күңелен күреп алар өчен махсус программалар әзерләргә булды.

Мисал өчен, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме үткәрә. Бәйрәм программасында балаларның иҗади чыгышлары, уеннар, ярышлар, аттракционнар, воркаут мастер-класс көтелә. “Калейдоскоп” паркында узачак чара 13:00 сәгатьтә башланачак. Бәйрәмдә шулай ук кафелар һәм сәүдә нокталары эшләячәк.

Казанның “Гаилә” мәчете шулай ук Корбан гаете уңаеннан “Гаилә бәйрәме”нә чакыра. Бәйрәм программасы нәсыйхәтле һәм мавыктыргыч булачак. Бәйрәмне алып бару өчен “Хәләл Хәят” агентлыгы чакырыла. Алып баручы Марсель Әхмәдуллин һәм аның командасы балалар өчен төрле конкурслар, уеннар, викториналар әзерли. Шулай ук балалар өчен аттракционнар, күңел ачу чаралары, аниматорлар, конкурслар, мастер-класслар булачак. Быелгы “Гаилә бәйрәме”нең төп яңалыгы – әни-әниләр өчен дә махсус программа. Аның нигезендә әтиләр һәм әниләр өчен лекцияләр үтәчәк. Бәйрәм икенде намазыннан соң – 17.00 сәгатьтә башланачак.

Казанның “Иман Нуры” мәчете Казан шәһәре Совет районы хакимияте һәм “Нагорный” мәдәният йорты белән бергәлектә балалар бәйрәме уздырачак. Әлеге чара 12.30-15.00 сәгатьләрдә оештырыла. Төп яңалык – бәйрәм “Иман нуры” мәчете каршында яңа ачылачак “Кечкенә принц” паркында узачак. Катнашучыларны татлы мамык, күңел ачу программасы, бушлай мастер-класслар көтә. 

Әлмәтнең шәһәр паркында 12.30 сәгатьтә бәйрәм программасы көтелә: аттракционнарга билетлар уйнату, хәрәкәтле уеннар, бүләкләр. Бәйрәм кунакларын шулай ук тәмле пылау көтә.

Алабугада гаилә бәйрәме Җәмигъ мәчеттә 14.00 сәгатьтә башланачак. Бәйрәмгә килүчеләрне уеннар һәм конкурслар, бүләкләр, батут һәм таганнар, бәйрәм тәм-томы, татлы мамык көтә.

Исегезгә төшерәбез: мөселманнар сөенечле Корбан гаете көннәрен каршы ала. 21, 22, 23 август көннәрендә корбаннар чалып, якыннарыңны һәм мохтаҗларны корбан ите, бәйрәм күчтәнәчләре белән сөендерергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана