Татарстан мөхтәсибәтләрендә «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында велойөрешләр узды

10 сентябрь 2018 ел 08:00
Татарстан мөхтәсибәтләрендә  «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында велойөрешләр узды

Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге дәвам итә. Бу көннәрдә республика мөхтәсибәтләре ункөнлек кысаларында экстремизм һәм терроризмны профилактикалауга багышланган велойөрешләр уздырды.

Шуларның берсе кичә Чистайда үтте. Спорт чарасын шәһәрнең мөселман яшьләре берлеге оештырды.

Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин мөрәҗәгать итте. Алар милләтара һәм динара татулык, исламның тынычлыкка-иминлеккә чакыра торган дин булуы турында сөйләде.

Рәсми чыгышлардан соң велойөрештә катнашучылар – төрле милләт вәкилләре билгеләнгән маршрут буенча юлга кузгалды. Шунысын билгеләп узарга кирәк: велойөрештә Мароккодан килгән кунаклар да катнашты.

Велойөреш тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар «Әниләр» мәчетендә тәмле пылау белән сыйланды.

Велойөрешнең тагын берсе Буада үтте. Анда Буа мәчетләреннән 4 команда катнашты.

Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов билгеләп узганча, экстремизм – законны бозуга туры юл. «Һәр кешедә балачактан ук барлык кешеләрне хөрмәт итәргә кирәклеге һәм аларны аерым билгеләр буенча аерырыга ярамавы турында фикерне сеңдереп куярга тиеш», – диде ул. Велойөреш ахырында барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чираттагы велойөреш Аксубай районы Иске Ибрай авылында булды. Чара мәктәпнең спорт мәйданчыгында 4-7нче сыйныф укучылары арасында уздырылды. Велойөрешне Иске Ибрай авылының беренче мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Камалетдинов һәм укытучылар коллективы оештырды. Спорт чарасы балаларда актив тормыш позициясе формалаштыру максатыннан үткәрелде. Шунысы сөенечле: быел катнашучылар саны бермә-бер арткан.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана