Иртәгә Казанда VII Якупов укулары уздырыла

19 сентябрь 2018 ел 10:11
Иртәгә Казанда VII Якупов укулары уздырыла

20 сентябрьдә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә VII Якупов укулары уздырыла. Күркәм традициягә әверелгән әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарате тарафыннан, Россия ислам институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе белән берлектә, оештырыла. Конференциянең максаты – күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме һәм шаһит Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини һәм интеллектуаль мирасын барлау. Быел 4 сентябрьдә аның тууына 55 ел тулды.

Якупов укуларында Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре – Россиянең төрле өлкәләреннән мөфтиләр, мәдрәсә җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм башка мөхтәрәм затларның катнашуы көтелә. Конференциядә мөселман белем бирү йортлары шәкертләре дә чыгыш ясаячак. VII Якупов укулары»барышында катнашучыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләячәк, Татарстан Республикасы мөселман уку йортларының иң яхшы шәкертләренә ТР Мөфтиенең махсус стипендиясен тапшырачак, шулай ук "Таян Аллага!" әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләячәк. Сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие урынбасары, БИА һәм РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Татарстан мәдрәсәләре мөдирләре һ.б. мөрәҗәгать итәчәк. Фәнни чара 9.00дә башланачак.

ММЧ өчен аккредитация - 89172939706 телефоны буенча. 

Вәлиулла хәзрәт Якупов  1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1987 елда «Электрохимик җитештерү технологиясе» белгечлеге буенча С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм «инженер химик-технолог» дипломы ала.  Шул ук вакытта КДУның тарих факультетына читтән торып укырга керә. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1991 елда Вәлиулла Якупов Россиядә борынгылардан саналган «Иман» нәшриятын  җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдәге китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастыруы белән билгеле. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – «Иман», «Вера» газеталарының, «Мусульманский мир», «Иман нуры»  журналларының, еллык «Мөселман календаре»нең шеф-редакторы була. Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя.

1998 елда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – вакфлар рәисе итеп билгеләнә. 2002 һәм 2006 елларда мөселманнар съездында әлеге вазыйфага кабат сайлап куела. Вәлиулла хәзрәт Якупов Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист һәм ислам популяризаторы буларак та билгеле.

2012 елның 19 июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана