Мөфтияттә мәдрәсә директорлары киңәшмәсе үтте

20 сентябрь 2018 ел 16:26
Мөфтияттә мәдрәсә директорлары киңәшмәсе үтте

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә һөнәри мөселман дини мәгариф оешмалары – мәдрәсә директорлары киңәшмәсе үтте. Киңәшмә Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узды.

Киңәшмә барышында Татарстан мәдрәсәләре җитәкчеләре 2018 елда һөнәри мөселман дини мәгариф оешмаларына кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Мисал өчен, бар Татарстан буенча көндезге уку бүлекләренә 340 студент кабул ителгән, бу үткән еллар белән чагыштырганда күбрәк дигән сүз. 2017 елда көндезге бүлеккә керүчеләр саны 243 кеше булган. Быел укырга керүчеләрнең саны күп булуга да карамастан, Рәфикъ Мөхәммәтшин студентлар арасында профориентация буенча эшне көчәйтергә чакырды.

Көн тәртибендә мөһим мәсьәлә булып мәдрәсә тәмамлаучыларның эшкә урнашу мәсьәләләре торды. Мисал өчен, 2017-2018 нче уку елы нәтиҗәләре буенча 125 чыгарылыш шәкерте Татарстан Республикасында дини өлкәдә эшкә урнаша алган. Моннан тыш 35 чыгарылыш шәкерте Россия Федерациясенең башка төбәкләренә эшкә урнашты, 66 шәкерт дини белем алуын дәвам итте.

Моннан тыш, киңәшмәдә Мөселман мәгариф оешмалары форумын үткәрү турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә катнашучыларның карары белән, Форум Россия ислам институтының 20 еллык юбилеена багышланачак һәм 2018 елның ноябрь аенда үтәчәк.

Шулай ук мәдрәсә директорлары тарафыннан чыгарылыш шәкертләренә һәм мөселман рухи мәгариф оешмаларында хезмәт куючы яшь белгечләргә грантлар биреп ярдәм итүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләсе каралды. Киңәшмә ахырында Рәфикъ Мөхәммәтшин республика мәдрәсәләренең эшчәнлеген югары бәяләде һәм дини һөнәри мәгариф оешмалары киләчәктә дә яшьләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүче уку йортларыннан булачагына өметен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана