Татарстан мөфтие – Дагыстанда: "Илебез халкын динебез берләштерә ала"

21 сентябрь 2018 ел 11:04
Татарстан мөфтие – Дагыстанда: "Илебез халкын динебез берләштерә ала"

Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Дагыстанда рәсми эш сәфәрен дәвам итә. Биредә бүген “Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда диннең роле” дип исемләнгән Россиякүләм дини конференциянең пленар утырышы уза һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин – әлеге конференциянең мәртәбәле президиумында.

Пленар утырышта чыгыш ясап, Татарстан мөфтие Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дин кардәшләрен сәламләде һәм үзенең фикерләрен җиткерде: “Хәзерге көндә минем белән берәү дә бәхәсләшә алмас: СССР таркалганнан соң илебездә милли идея калмады. Әлеге идеяне бүгенге вакытта дин генә алыштыра ала. Бары дин генә илебез халкын берләштерергә сәләтле. Моның ачык мисалы булып Дагыстан тора. Мин әле дә булса шаккатам: безнең көннәргә кадәр биредә никадәр телләр, төрле мәдәниятләр сакланып калган. Ә хәзер сорау бирик: сезне тел берләштерәме – юк, милләт – юк, ә дин берләштерә. Тикмәгә генә Дагыстанны “Россия в миниатюре” дип атамыйлар. Никадәр халыкның дин тотып яшәве сокландыра”.

Конференцияне Дагыстан мөфтиятенең мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе М.Шәфиев алып бара. Чара Дагыстан Республикасының дини оешмалар белән хезмәттәшлек, вөҗдан иреге буенча комитет һәм Дагстан Республикасы мөфтияте тарафыннан үткәрелә. Конференция 2018-2020 елларга “Дагыстан Республикасында террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы программасы”н тормышка ашыру кысаларында уза. Моннан тыш, бүген Махачкаланың “Россия – моя история” тарихи паркы мәйданчыгында пленар утырыш кысаларында секцияләр барышында әйтелгән тәкъдимнәр кабат каралачак һәм резолюция кабул ителәчәк.

 Татарстан мөфтие шулай ук Махачкалада “Ватан” радиостанциясендә кунакта булды. Камил хәзрәт Сәмигуллин “Есть разговор” тапшыруына әңгәмә бирде. Алар танылган дин әһеле Мөхәммәдрәсүл Саадуев белән бергә бер сорауга җавап эзләде: Россия халыкларының бердәмлеген ныгыту мәсьәләсендә ислам дине нинди урын тота?

Пленар утырыштан соң конференция кунаклары җомга намазында катнашачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Махачкаладагы татар шәехе Зәйнулла Шәриф Рәсүлев исемендәге мәчеттә җомга намазы укытачак. Әлеге чарада шулай ук Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев та катнашачак. Исегезгә төшерәбез, татар дин эшлеклесе хөрмәтенә төзелгән әлеге мәчет 2016 елның 1 августында ачылган иде. Аның ачылышында Татарстан мөфтиятеннән рәсми делегация катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана