Иртәгә «Яңа Тура»да хәләл ярминкә узачак

28 сентябрь 2018 ел 13:20
Иртәгә «Яңа Тура»да хәләл ярминкә узачак

Иртәгә, 29 сентябрьдә, Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан «Яңа Тура» технополисы территориясендә хәләл ярминкә уздырылачак. Ярминкәне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Яңа Тура» технополисы белән берлектә, оештыра.

Бу Яшел Үзән районында күчмә хәләл ярминкә уздыруның беренче тәҗрибәсе булачак. Халыкта кызыксыну уяткан очракта, аны киләчәктә дә оештыру планлаштырыла.

Хәләл ярминкә халыкны, шәригать кануннарына туры килгән сыйфатлы һәм арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, шулай ук җирле җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән оештырыла.

Ярминкә «Яңа Тура» технополисының 1нче павильоны (зәңгәр төстәге павильон) мәйданчыгында иртәнге 6дан көндезге 12гә кадәр эшләячәк. Биредә Татарстан һәм Идел буе төбәкләре җитештерүчеләре, фермерлык һәм крестьян хуҗалыклары продукциясе: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр азык-төлек, эшләнмәләр сатылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана