Камил хәзрәт: "Раббыбыз ризалыгы өчен изге эшләр башкарырга кирәк"

25 сентябрь 2018 ел 16:03
Камил хәзрәт: "Раббыбыз ризалыгы өчен изге эшләр башкарырга кирәк"

Бүген Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студиясендә хәйриячелек һәм авыру балаларга ярдәм күрсәтү юлларына багышланган семинар узды.

Әлеге чара беренче чиратта булачак журналистларга атап оештырылды, журналистларга дини конфессияләрнең социаль эшчәнлек алып барулары турында дин белгечләре сөйләде. Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиядә беренче балалар хосписын оештыручы отец Александр Ткаченко, журналист, “РИА-Новости” мәгълүмат агентлыгы журналисты Радик Әмиров, КФУ студентлары, журналистлар катнашты.

Камил хәзрәт, чыгышын башлап, журналистларга Коръән аятен искә төшерде, һәрбер хәбәрнең тикшерелгәннән соң гына публикага чыгарга тиешлеге турында әйтте. Аннары Татарстан мөфтиятенең социаль эшчәнлегенә тукталды. Төрмәләр белән эшләү, авыру балаларга операцияләр ясарга ярдәм итү, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү һ.б. башкарылган эшләргә тукталды. “Узган елны “Зәкят” фондыбыз аша 57 авыру балага операция ясау өчен акчалата ярдәм күрсәтелде, быел аларның саны 60-ны узып китте”, – дип мөфти Нәзарәтнең социаль эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешен ассызыклады.

Шул ук вакытта Нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган башка байтак катламнарын да колачлый, дип искәртте мөфти хәзрәт. Милләт һәм дингә карамыйча, мохтаҗларны азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү ел буе берөзлексез дәвам итә, Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда исә элеге эшчәнлек көчәйтелә. Нәтиҗәдә, 2018 елда, мәсәлән, меңләгән кеше, мөселман уку йортлары һәм уннарча социаль учреждениеләргә барлыгы 52,6 тонна корбан ите тапшырылды, шул исәптә мөфтияттән - 14,7 тонна ит. Моннан тыш, мохтаҗ һәм күпбалалы гаиләләр ашамлык пакетлары, бушлай өске кием һәм аяк киеме белән тәэмин ителде, фәкыйрьләр ел буе "Зәкят" Фонды оештырган Хәйрия ашларында кайнар ризык белән сыйланды. Республика күләмендә гошер сәдакаларын җыеп тарату шулай ук мохтаҗларга олы ярдәм булып тора. 

2018 елда Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстанда эшләүче төзәтү колонияләренә дә 170 корбан сарыгы ите тапшырылды. Бу уңайдан Камил хәзрәт төрмәчеләр белән эшләү юнәлешләре турында да тәфсилләп сөйләде һәм төрмәдә мәчеткә йөрүчеләрнең кабаттан тоткын хәленә төшү очраклары бик аз булуын билгеләп үтелде. “Тоткыннар белән эшләп – без үзебезгә үзебез ярдәм итәбез", дип билгеләде ул. 

Хәйриячелек темасының мөһимлеген билгеләп, беренче балалар хосписын оештырган Александр Ткаченко: “Миңа журналист килгәч, мин үзем дә аннан интервью алам. Профессиональ яктан аңа ярдәм итәргә тырышам. Социаль темаларга материаллар кешеләрнең күңел халәтен тоеп эшләнергә тиеш. Хосписка килеп материал язарга килгәндә моны истә тоту бик мөһим”, – диде. Ул шулай ук социаль темаларга язучы журналистлар күбесе социаль проектларның җитәкчеләре булып китүе турында сөйләде. Мисал өчен, узган елны 31 августта “РИА-Новости” журналистлары балалар хосписында бәйрәм оештырганнар. Хастаханәдән чыга алмаган балаларны төрле илләр белән таныштырганнар.

“РИА-Новости” агентлыгы журналисты Радик Әмиров “хайп артыннан куып, әхлакый кыйммәтләр турында истән чыгармау” кирәклеген әйтте, үзенең киңәшләрен бирде.

Очрашу студентларның сорауларына җавап биреп дәвам итте. Дин әһелләре гыйбрәтле мисаллар, дини чыганаклардан нәсыйхәтләр китереп, булачак журналистларның сорауларына җавап бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана