Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башланды

01 октябрь 2018 ел 20:23
Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башланды

Бүген кич Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башланды. Ярты елга исәпләнгән бушлай курслар Казанның «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләрендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә ачылды. Искәртеп үтик: республикакүләм курсларның беренчесе быел февраль – апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә оештырылган иде.

Татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан уздырыла.

Казанның «Әниләр» мәчете каршындагы курсларга йөрергә теләк белдерүчеләр өчен беренче дәрес бүген Россия ислам институтында оештырылды. Шунысын билгеләп узарга кирәк: иң күпсанлы төркем – барлыгы 50гә якын кеше татар телен нәкъ менә биредә өйрәнәчәк. Башкаланың «Гаилә» мәчете дә әйдәп баручылар рәтендә – 30дан артык кеше. Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында Түбән Кама мөхтәсибәтендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте – 60ка якын кеше татар телен өйрәнергә теләк белдергән. Лидерлар рәтендә шулай ук Ютазы (35 кеше) һәм Яр Чаллы мөхтәсибәтләре (30 кеше). Хәзерге вакытта бөтен республика буенча курсларга язылучыларның саны 450дән артык. Әмма төгәл саннар соңрак, төркемнәр тулысынча формалашып беткәч, билгеле булачак.

Айдар Карибуллин сүзләренә караганда, «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» уку әсбабы кабаттан нәшер ителде. Әлеге дәреслек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә, эшләнде. Хәзер ул 36 сәгать урынына 48 академик сәгатькә исәпләнгән.

Айдар хәзрәт курсларның нәтиҗәле, ә алган белемнәрнең тыңлаучылар өчен файдалы булуын теләде.

Россия ислам институтының тәрбия эшләре буенча проректоры Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов РИИда ун ел дәвамында узучы татар теле курслары үз нәтиҗәлелеген раславы хакында искәртте. Ул әлеге курсларның татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен үтүен ассызыклады. Моннан тыш, барлык теләүчеләр өчен ислам мәдәнияте белән танышу, тәҗвид фәнен өйрәнү мөмкинлеге булдырыла.

Беренче дәрестә билгеле булганча, РИИда татар теле дүшәмбе 18.30дан 20.00гә кадәр һәм җомга 17.30дан 19.00гә кадәр оештырыла. Дәресләрне Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы фәнни хезмәткәре Венера Гарипова-Хәсәншина алып бара. Сүз уңаеннан, ул “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге авторларының берсе.

Укулар тәмамланганнан соң, тыңлаучылар үзләштерелгән белем күләме нигезендә сертификат алачаклар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана