Бүген “Мөслимәләр мәктәбе” үзенең яңа сезонын башлый

02 октябрь 2018 ел 13:54
Бүген “Мөслимәләр мәктәбе” үзенең яңа сезонын башлый

Бүген Казанның Галиев мәчетендә “Мөслимәләр мәктәбе” үзенең яңа сезонын ачып җибәрәчәк. Әлеге проектны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге гамәлгә ашыра.

Хатын-кызлар өчен махсус тренинглар, мастер-класслар, төрле өлкә белгечләре белән очрашулар быел айга ике тапкыр сишәмбе көннәрендә узачак. Бүген очрашу Габдулла Тукай урамы, 40 нчы йортта 17.30 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле.

“Мөслимәләр мәктәбе” проекты 2016 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Проект кысаларында ир-ат һәм хатын-кыз мәсьәләләре, җәмгыятьтә хатын-кызның урыны, исламда гаилә мөнәсәбәтләре һәм башка темаларга белгечләр чыгыш ясый. ​Шулай ук очрашуларда рухи һәм дини мәсьәләләрдән тыш, дөньяви сораулар да күтәрелә: мисал өчен, финанс мәсьәләләре, җәмгыятьтә хатын-кызның хокукы һәм хаклары.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана