Татарстан мәчетләрендә балалар өчен дин дәресләре башланды

15 октябрь 2018 ел 11:43
Татарстан мәчетләрендә балалар өчен дин дәресләре башланды

Татарстан мәчетләрендә балалар өчен дин сабаклары башланып китте. Дәресләр 763 мәчет каршындагы бушлай курслар кысаларында уздырыла. Курсларга 20 меңгә якын кеше йөри. Шуларның 2 меңе - 6-18 яшьтәге яшьтәге балалар. Сабыйларга гарәп графикасы һәм ислам дине нигезләре, шул исәптән тәрбия-әхлак, дини гыйбадәт тәртипләре, Пәйгамбәребез тормышыннан мисаллар китерелеп укытыла. Дәресләр шимбә-якшәмбе көннәрендә уза. Мисал өчен, узган атнаның ял көннәрендә район имам-мөхтәсибләре катнашында Балык бистәсе һәм Мамадышның Үзәк мәчетләрендә балалар өчен шундый дәресләрне ачып җибәрү тантанасы булды. Балаларга кирәкле әдәбият, уку әсбаплары тапшырылды.

Балаларга сабак бирүгә Россия ислам институты һәм Диния Нәзарәтенең “Яшьләр бистәсе” уртак проекты кысаларында институтның 13 шәкерте дә кушылды. Алар Татарстанның төрле мөхтәсибәтләренә чыгып балаларга дәрес бирәләр, төрле кызыклы чаралар, уеннар уздыралар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана