“ДУМ РТ Хаҗ”: хаҗга рухи яктан гына түгел, физик яктан да әзер булырга кирәк

15 октябрь 2018 ел 15:55
“ДУМ РТ Хаҗ”: хаҗга рухи яктан гына түгел, физик яктан да әзер булырга кирәк

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “2018 елда хаҗ нәтиҗәләре” дип исемләнгән темага матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Татарстандагы рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов җавап бирде.

Быел 1800 татарстанлы “ДУМ РТ Хаҗ”ның “Эконом-авиа”, “Стандарт” һәм “Комфорт” программалары буенча хаҗ кылды. “Без – хаҗиларның теләкләрен һәм уңайлыкны беренче урынга куючы операторларның берсе. Быел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән төрле белгечлеккә ия 20 табиб хаҗилар белән барды: кардиологлар, травматологлар, гинеколог, терапевт һәм башкалар. Медицина пунктлары тәүлеккә 24 сәгать эшләде, шуңа күрә хаҗилар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында медицина ярдәме ала алды”, – дип хәбәр итте Ранис хәзрәт.

Журналистларны Татарстанлылар арасында хаҗга ихтыяҗ кызыксындырды. “Елдан-ел хаҗга ихтыяҗ артканнан арта бара. Хәтта квоталар да кайчак җитеп бетми”, – дип билгеләп узды “ДУМ РТ Хаҗ” генераль директоры. – Шулай ук хаҗ кылырга теләүче яшьләр саны артты. Республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшь вакытта хаҗ кылырга киңәш итә. Без әлеге фикер белән килешәбез, чөнки хаҗ кылганда 40-50 градус эсселектә күп араны җәяү үтәргә туры килә. Шуңа күрә хаҗга рухи яктан гына түгел, физик яктан да әзер булырга кирәк”.

Ранис хәзрәт хәбәр иткәнчә, хаҗ кылу шартлары елдан-ел яхшыра. Согуд Гарәбстаны Корольлеге гыйбадәт кылу урыннарында инфраструктураны камилләштерә. Мисалга, шундый урыннарның берсе – Гарәфәдә – кондиционерлы палаткалар барлыкка килде, әле берничә ел элек кенә алар урынында япмалар тора иде. Эсселектән саклауның яңа системалары барлыкка килде: дымлаткычлар, тоннельләр, зонтлар. Әйләнешкә электрон визалар керде. Үз клиентлары өчен “ДУМ РТ Хаҗ” юлкүрсәткечләр һәм махсус сүзлекләр эшләде: аның ярдәмендә гарәп телендә аралашу өчен әзер гыйбарәләр китерелә.

Хаҗилар төркемнәре җитәкчеләрен әзерләү процессы да мөһим сорауларның берсе булды.

«Хаҗиларны озатып йөрү өчен без гарәп телен белгән имамнарны сайлыйбыз. Аларга без өстәмә квалификация күтәрү курслары уздырабыз. Булачак җитәкчеләр фикхъ, психология, конфликтология буенча лекцияләр тыңлый, оештыру моментлары турында фикер алыша. Курслар тәмамлангач, аларга сертификат тапшырыла», –  дип билгеләп үтте Ранис хәзрәт. 

Иминлек мәсьәләсен дә читләтеп үтмәделәр: тур алганда мошенниклар тозагына эләкмәс өчен булачак хаҗиларга нәрсәне истә тотарга кирәк? Бу уңайдан Ранис хәзрәт бары тик рәсми хаҗ операторларына гына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

«Россиянең Хаҗ миссиясе сайтында рәсми хаҗ операторлары күрсәтелгән. Моннан тыш, юллама алганда  сезнең белән килешү төзергә тиешләр. Түләү банк аша башкарылырга һәм квитанция белән расланырга тиеш.  Шулай ук булачак хаҗилар хаҗ юлламалары артык очсыз булмавын истә тотарга тиеш.   Ел дәвамында без Татарстан районнарында хаҗ кылырга ниятләгән кардәшләребез белән очрашулар уздырабыз, әзерлек һәм тур сайлау буенча киңәшләр бирәбез», – дип аңлатты Ранис хазрат.

Шулай ук журналистлар 2019 елга хаҗ юлламалары турында сорау бирде:  хаҗиларны нинди программалар көтә, бәяләр кисәк күтәрелгән очракта алдан сатып алынган юллама өчен өстәп түләргә кирәк булачакмы?

«2019 елга 4 программа әзерләнде:  иң арзанлысы – «Эконом» – 149 мең сум, иң кыйммәтлесе – «Комфорт» – 385 мең сум. Сатып алучы бәянең көтелмәгән үзгәрешләре өчен җаваплы түгел. Шуңа күрә кеше юлламаны алдан алып куйса, аның бәясе үзгәрешсез кала», – диде Ранис хәзрәт.

Искәртеп узыйк, быел бөтен дөньядан 1 756 039 кеше хаҗ кылды. Бу хакта Согуд Гарәбстаны корольлегенең эчке эшләр министры, хаҗ эшләре буенча рәисе Абдулазиз бин Сауд бин Наиф бин Абдулазиз. Хаҗиларның 53 процентын ир-атлар (930,030 кеше), 47 процентын (826,009 кеше) хатын-кызлар тәшкил итте. Алдагы ел белән чагыштырганда, хаҗилар саны 1666 кешегә артты (0,1%). Бөек сәфәрне кылу өчен 1,654,265 кеше һава, 85,611 кеше җир өсте транспортыннан файдаланган, 16,163 кеше су юлы белән килгән. Хаҗны барлыгы 165 милләт вәкиллләре кыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана