Татарстанда гошер җыю һәм тарату нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе була

17 октябрь 2018 ел 12:51
Татарстанда гошер җыю һәм тарату нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе була

15 октябрьдә Татарстанда Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания төгәлләнде. Республика халкының бу социаль акциядә гаять актив катнашуы нәтиҗәсендә быел барлыгы 600 тонна гошер җыелды.

2018 елда Татарстан Республикасында гошер җыюның гомуми нәтиҗәләре нинди? Гошер сәдакасы ничек таратылды һәм кайсы районнар әйдәп баручылар рәтендә? Бу һәм башка сорауларга матбугат конференциясенең спикерлары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова җавап бирәчәк. 

Матбугат конференциясе иртәгә, 18 октябрьдә 11.00дә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узачак. ММЧ вәкилләрен әлеге чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз. Аккредитациясе өчен телефон: 89172939706.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..”. Революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия җыелмалары республика мөселманнары тормышына кайта башлады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана