Татарстанда барлыгы 600 тонна күләмендә гошер сәдакасы җыелды

18 октябрь 2018 ел 13:31
Татарстанда барлыгы 600 тонна күләмендә гошер сәдакасы җыелды

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанда Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова журналистларның сорауларына җавап бирде.

15 октябрьдә Татарстанда Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания төгәлләнде. Республика халкының бу социаль акциядә гаять актив катнашуы нәтиҗәсендә быел барлыгы 600 тонна гошер җыелды. Әйдәп баручылар рәтендә – Балтач (60 т), Теләче (50т), Балык Бистәсе (32 т), Саба (31 т), Арча, Кукмара, Әтнә (30шарт) районнары. 2017 елда гошер сәдакасының гомуми күләме 160 тонна тәшкил итте.

Җыелган гошер – яшелчә, шул исәптән бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, кабак, шулай ук алма һәм бал хәйрия оешмаларына («Ярдәм» тернәкләндерү үзәге һәм Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды), Татарстанның дини уку йортларына (Россия ислам институты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Яр Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе, Кукмара, Мамадыш, Буа мәдрәсәселәре, Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе, шулай ук Урыссудагы «Фәнис» мәдрәсәсе, Казан ислам колледжы, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге, Балтач районы Бөрбаш авылындагы «Ярдәм» мөселман пансионаты, Түбән Камадагы Коръәнне өйрәнү үзәге, Таҗетдин Ялчыгол исемендәге Кама аръягы мәгърифәт үзәге һәм «Госмания» мәктәбе), социаль учреждениеләргә (Лаеш, Алабуга балалар йортлары, Арча районы Кенәр балалар йорты, Актаныш, Тукай, Сарман, Ютазы, Әлки, Арча, Югары Ослан, Алексеевск һ.б. районнарындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортлары, Юдино бистәсе инвалидлар җәмгыяте, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Түбән Камадагы «Ихлас» тернәкләнү үзәге, Бөтенроссия күрмәүчеләр һәм ишетмәүчеләр җәмгыятьләре, район хастаханәләре), шулай ук урыннардагы мохтаҗ гаиләләргә таратылды. Әйтик, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан гына да быел 100гә якын мохтаҗ гаилә азык-төлек белән тәэмин ителде. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү эше муниципаль районнарның социаль яклау органнары белән берлектә башкарылды.

Искәртеп үтик: ТР мөселманнары Диния нәзарәте 29 сентябрьдә Татарстан Республикасында бердәм Гошер көне игълан итте. Гошер сәдакасы республика районнарындагы  үзәк мәчетләрдә 15 октябрьгә кадәр кабул ителде.

Җәлил хәзрәт гошер бирүне зәкятнең бер төре булып саналганын әйтте. Ә зәкят исә – ислам диненең өченче баганасы. “Гошер җирдә үскән игеннән, яшелчә, җиләк-җимештән, балдан бирелә. Үзең су сибеп үстергәннең егермедән бере, яңгыр суы белән үскәннең уннан бере ятимнәргә, мохтаҗларга, мескеннәргә сәдака итеп бирелергә тиеш. Гошер сүзе – уннан бере дигәнне аңлата”, – дип белдерде ул.

Татарстанның баш казые матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, кайберәүләр “хәрам ризык ашаганым юк, үзем эшлим, үзем үстерәм” дип әйтсә дә, уңышның уннан бер өлеше Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен сәдака итеп бирелүен истә тотарга тиеш. “Гошерне уңышны җыеп алгач ук бирү хәерле. Чөнки яшелчә, җиләк-җимешләрнең бозылып әрәм булуы бар, аны саклау өчен махсус шартлар кирәк. Саклау өчен мөмкинлекләр булганча, гошергә дип билгеләп куйган азык-төлекне кыш, яз айларында да мохтаҗларга илтеп тапшыруда зыян юк”, – дип белдерде Җәлил хәзрәт. Моннан тыш, быел беренче тапкыр Татарстан шәкертләре гошер белән тулысынча тәэмин ителүен ассызыклап үтте: “Мәдрәсәләр куярга урыныбыз юк, кабул итә алмыйбыз дип хәбәр бирә башлады. Ул чакта уңышны сатып, акчасын мәдрәсә шәкертләренә уку кирәк-яраклары алуга тотарга рөхсәт бирдек”. Җәлил хәзрәт шулай ук районнарның алтмышар тонна гошер җыюларын күп тә түгел, аз да түгел – уртача дип бәяләде. Исегезгә төшерәбез: быел республика халкының бу социаль акциядә гаять актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 600 тонна гошер сәдакасы җыелды.

Гошер сәдакасының республикада җыела башлавы тарихына тукталып, әлеге башлангычта Җәлил хәзрәт мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның торуын әйтте. Ул узган гасырның 90нчы елларында: “Әйдә, бер авылны билгелик тә, гошер бәйрәме оештырыйк”, – дигән тәкъдим белән чыккан.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы «Сыер» сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: «Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..» Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә тиеш. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия җыелмалары республика мөселманнары тормышына кайта башлады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана