Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында ислам нигезләре буенча район викторинасы узды

01 ноябрь 2018 ел 17:14
Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында ислам нигезләре буенча район викторинасы узды

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары арасында ислам нигезләре буенча викторина уздырылды. Бәйгедә катнашучыларның саны 100дән артып китте. Татар Димескәе, Карабаш, Кодаш, Таллы Бүләк, Кызыл Чишмә авыллары балалары аеруча активлык күрсәтте.

Викторина язма тест рәвешендә үткәрелде. Барлыгы 100 сораудан торган төрле авырлыктагы 3 вариант әзерләнгән иде. Бер сәгать дәвамында балалар язма тест сорауларына бернинди ярдәмсез һәм әдәбият кулланмыйча җавап язды.

Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов сүзләренә караганда, районда шундый киңкүләмле бәйге беренче тапкыр оештырылды. Әлеге чара балаларның дини белемнәр алуга теләген арттырды, диде ул.

Катнашучыларны Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин рәислегендә Лениногорск Үзәк мәчете имамы Абдуразак хәзрәт Имранов һәм Бөгелмәнең Үзәк мәчете имамы Ринат хәзрәт Галиев бәяләде.

Викторинада җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды: ноутбук, планшет һәм планшет. Номинантлар смарт-сәгать, үтүк, шәмаил белән бүләкләнде. Барлык конкурсантларга катнашучы сертификаты табылды.

Бөгелмә мөхтәсибәте барлык иганәчеләргә һәм әлеге чарада катнашучыларга рәхмәтен җиткерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана