Казанда Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап билбау көрәше буенча Халыкара турнир узачак

14 ноябрь 2018 ел 08:08
Казанда Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап билбау көрәше буенча Халыкара турнир узачак

15-17 ноябрь көннәрендә Казанда «Тулпар» спорт комплексында күренекле татар дин әһеле һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап билбау көрәше буенча Халыкара турнир уздырыла.

Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Спорт министрлыгы, Халыкара билбау көрәше федерациясе, Татарстан Билбау көрәше федерациясе оештыра. Ярыш, яшьләрнең рухи-әхлакый һәм физик үсешен тәэмин итү, дөньяның төрле илләреннән килгән катнашучылар арасында дуслык һәм спорт элемтәләрен ныгыту, дөньяның мөселман яшьләре арасында спортчыларны билбау көрәше белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, үткәрелә.

Халыкара турнирда 18 яшьтән өлкәнрәк мөселман ир-егетләр катнаша ала. Бүгенге көндә әлеге мәртәбәле турнирда катнашу теләген Россия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан командалары белдергән. Россия данын исә ике команда – билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы җыелмасы һәм Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе җыелма командалары яклачак.

Ярышлар ирекле стильдә матч очрашулары форматында 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә үткәреләчәк. Команда турниры исә Олимпия системасы буенча узачак.

Ярышлар 16 ноябрь көнне 10.00дә башлана.  Турнирның тантаналы ачылышы 14.00гә билгеләнгән. Шуннан соң ярымфинал һәм финал очрашулары булачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар яулаган катнашучыларга медальләр һәм дипломнар, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Төп бүләк – хаҗга юллама.

Ярышларга керү ирекле.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мөхитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы булып тора. Алар гомум кабул ителгән кыйммәтләр кыйммәтләр һәм “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булуның актив гражданлык карашы буенча шәхесне формалаштыруга юнәлдерелгәннәр. Спорт чаралары һәм турнирлар оештыру буенча актив эш яшьләр арасында дини күрәлмаучанлык, сабырсызлык идеяләренә көрәштә бик нәтиҗәле булуын күрсәтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Көчле мөселман Аллаһы каршында, көчсез мөселманга караганда, күркәмрәк һәм сөеклерәк, гәрчә аларның икесендә дә хәерлелек бар...”

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан имамнары беренче тапкыр массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашты. ГТО нормаларын тапшыру акциясе белән беррәттән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур спорт башлангычлары булып Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча Республика турнирлары уздыру да тора.

ММЧ өчен аккредитация 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча башкарыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана