«Ауропа илләренә толерантлыкка Россиядән өйрәнергә киңәш итәр идем»

15 ноябрь 2018 ел 18:20

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бельгиядән килгән «Almolu S.A.» иҗат төркеме җитәкчесе Пьер Пирард белән очрашты. Ул «Без» дип исемләнгән проект өчен документаль фильм әзерли. Бу проектны гамәлгә ашыру кысаларында  Пирард әфәнде, дини вазгыятьне өйрәнү максаты белән, Босния, Ливан, Иран кебек илләрдә булган. Ул китергән мәгълүматларга караганда, бүген Бельгиянең үзендә 60 меңләп мөселман яши.

Бельгия кунагын Татарстандагы дини вазгыять, күпсанлы конфессия вәкилләренең үзара килешеп, дус яшәве гаҗәпкә калдырган. Иң беренче чиратта, Пирард әфәнде мөфтидән республиканың моңа ничек ирешә алуы хакында кызыксынды. Камил хәзрәт сүзләренчә, җәмгыятьтә исламга карата тискәре караш бетсә, мөселманнар үзләренең чын традицияләрен, гореф-гадәтләрен үтәп яшәсә һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ Сөннәте турында онытмаса, алар беркайчан да үзенең күршесенә зыян китермәячәк.

 Мөселман дәүләтендә яшәп, үзе мөселман булмаган кешегә карата кулланыла торган «зимми» төшенчәсе бар. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:  «Зиммиләргә зыян салучы Оҗмахның исен дә тоймаячак», –  диде мөфти.

Татарстан мөселманнары исламның хакыйкый кыйммәтләрен һәм традицияләрен ничек саклый дигән сорауга җавап биреп, Камил хәзрәт республикада сыйфатлы дини белем алу һәм аның дәрәҗәсен күтәрү өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп узды.  Күп баскычлы ислам мәгариф системасы татарстанлыларга туган җирләрендә белем алу, Россия һәм татар дини мирасын тирәнтен өйрәнү мөмкинлеген күз уңында тота. Шул ук вакытта Камил хәзрәт Ауропа илләрендә башка дини вазгыять булуын һәм моны исәпкә алып, конфессияара мөнәсәбәтләрнең башка моделен формалаштыру кирәклеген ассызыклады.

 «Ауропа мөселманнарының күпчелеге читтән килгәннәр. Ә без, татарлар, монда тудык, безнең башка ватаныбыз юк. Без биредә исламны кабул иттек һәм мең ел шушы диндә яшибез. Сезнең мөселманнарның үзләренең дини мирасы юк, аларга чит илнекеләргә таянырга туры килә», – дип аңлатты Татарстан мөселманнары башлыгы.

Төрле дин әһелләре арасындагы мөнәсәбәтләр дә Бельгия кунагында зур кызыксыну уятты. Камил хәзрәт Россиянең Динара советы эшләвен, үзенең дә шушы советның әгъзасы булуын әйтте. Ул шулай ук митрополит Феофан белән теологик сораулар хакында сөйләшмәүләрен билгеләп узды, чөнки хезмәттәшлек таләп ителгән башка бик күп мәсьәләләр бар.

Әңгәмә барышында  Татарстан мөселманнары башлыгы бүгенге җәмгыятьтә әхлакның түбән тәгәрәве сәбәпләре буенча да фикерләре белән уртаклашты:«Кызганыч, бүген кешеләргә төп «вәгазь»не хайпта рейтинг ясарга омтылган ММЧ укый».  

Камил хәзрәт билгеләп узганча, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дустанә конфессияара мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча тәҗрибәсе Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә кызыксыну уята: мөфти Ауропа Советы, БДБ, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мәйданчыкларында чыгыш ясады.

«Гомумән алганда, Ауропа илләренә толерантлыкка Россиядән өйрәнергә киңәш итәр идем, – дип нәтиҗә ясады ул. – Әгәр мөселманнар үзләрен җәмгыятьнең тулыканлы әгъзалары итеп тойсалар, алар, Бөек Ватан сугышы елларында СССР мөселманнары кебек, үзләре яшәгән дәүләтне саклаячак».

Очрашу ахырында Пьер Пирард мөфтигә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Камил хәзрәт, үз чиратында, кунакка төрле ил мөселманнары тормышы белән кызыксынуы өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук аны Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап билбау көрәше буенча Халыкара турнирга чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана