Бүген Галиев мәчетендә Сәкинә Шәймиева рухына дога кылдылар

16 ноябрь 2018 ел 13:00
Бүген Галиев мәчетендә Сәкинә Шәймиева рухына дога кылдылар

Бүген Казанның Галиев мәчетендә җомга намазыннан соң Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шакир кызы рухына багышлап, дога кылдылар һәм Коръән аятьләре укыдылар.

Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, каты авырудан соң, бүген бакыйлыкка күчте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аның гаиләсенең кайгысын уртаклашты:

"Шәхсән үземнән, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан өммәте исеменнән, Сәкинә ханымның вафаты сәбәпле, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тирән кайгысын уртаклашам. Тормыш иптәшен һәм таянычын югалту белән аның җилкәсенә төшкән авыр хәсрәтне, шулай ук аларның балалары һәм оныкларының җан әрнүен сүз белән аңлатырлык түгел. Сабырлык аларга. Без ихлас йөрәктән Сәкинә Шакир кызы рухына кылган догаларыбызның Раббыбыз тарафыннан кабул ителүен сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә аны Үзенең Рәхмәте белән бүләкләп, Җәннәт капкаларын ачсын иде. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз!"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана