Мәрҗани турниры нәтиҗәләре: Хаҗга юлламаны Чаллы көрәшчесе отты

16 ноябрь 2018 ел 19:08
Мәрҗани турниры нәтиҗәләре: Хаҗга юлламаны Чаллы көрәшчесе отты

Бу минутларда Казанда билбау көрәше буенча күренекле татар дин галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара турнир төгәлләнде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелмасы беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урынны Үзбәкстан командасы яулады. Өченче урында – Таҗикстан җыелмасы. Җиңүче командага 105 мең сум,  икенче һәм өченче урын алган командаларга 49 мең һәм 35 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Үз категорияләрендә беренче урын яулаган Татарстан спортчылары арасында төп бүләккә җирәбә үткәрелде. Аның шартлары буенча спортчы ислам кануннарын үтәүче һәм моңа кадәр хаҗга  бармаган мөселман булырга тиеш иде.

Шул рәвешле, җирәбә буенча турнирның иң олы бүләген – Олуг хаҗга юлламаны Яр Чаллы көрәшчесе Альберт Хәертдинов отты. 24 яшьлек егет 90 кг. авырлык категориясендә җиңде. 

Билбау көрәше буенча Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара турнирны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Спорт министрлыгы, Халыкара билбау көрәше федерациясе, Татарстан Билбау көрәше федерациясе оештырды. Ярыш, яшьләрнең рухи-әхлакый һәм физик үсешен тәэмин итү, дөньяның төрле илләреннән килгән катнашучылар арасында дуслык һәм спорт элемтәләрен ныгыту, дөньяның мөселман яшьләре арасында спортчыларны билбау көрәше белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, үткәрелде.

Быел турнирда Россия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан көрәшчеләре катнаша. Россия данын исә ике команда – билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы җыелмасы һәм Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе җыелма командалары яклады. Спортчылар 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә көч сынашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана