Клиник үлем кичергән кечкенә Дианага бергәләп ярдәм итик

27 ноябрь 2018 ел 15:50
Клиник үлем кичергән кечкенә Дианага бергәләп ярдәм итик

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган «Без синең белән!» хәйрия акциясен дәвам иттерә. Узган атнада әлеге акция кысаларында унөч яшьлек Карина Фәрзиеваны дәвалауга акча җыю игълан ителгән иде. Сабыйда – ДЦП. Бер курсның бәясе – 50 мең 100 сум. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән әлеге сумма тулысынча җыелып бетте һәм Карина тернәкләнү узачак медицина үзәгенә күчерелде.

Бүген исә шул ук акция кысаларында бишь яшьлек Диана Хамраевага медикаментлар алу өчен акча җыю игълан ителә. 2 яшьлек вакытта, температурасы күтәрелү нәтиҗәсендә, Диана сулый алмый башлый һәм клиник үлем кичерә. Шуннан бирле сабый хәрәкәтләнми дә, сөйләшми дә.

Әнисе Сиринә ханым кызын ялгызы үстерә. Диана даими кайгыртуга, тернәкләнүгә мохтаҗ. Дәвалану, дарулар шактый кыйммәт булу сәбәпле, сабый өчен медикаментлар алуга 59 000 мең сум күләмендә акча җыю игълан ителә.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм Дианага ярдәм кулы сузасыгыз килсә, САДАКА сүзен язып, 7715 номерына SMS җибәрегез! Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы). Өстәмә мәгълүматны 225-33-22 номеры буенча шалтыратып белергә була.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана