«Зәкят» хәйрия фонды балаларны Мәүлидкә чакыра

29 ноябрь 2018 ел 10:06
«Зәкят» хәйрия фонды балаларны Мәүлидкә чакыра

11 декабрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның «Туган авылым» комплексында балалар өчен Мәүлид уздырачак. Чарага сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле, шулай ук күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре – барлыгы йөздән артык кеше чакырулы.

Кунакларга хәйрия ашы әзерләнә. Балаларга «Сабын куыгы» тамашасын тәкъдим итү, тәм-томнар, күчтәнәчләр тарату күздә тотыла. Хәзрәтләр сабыйларга һәм аларның әти-әниләренә вәгазьләр, дини хикәятләр сөйләячәк.

Әлеге Мәүлид бәйрәмен уздыруга һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Бу уңайдан «Зәкят» хәйрия фонды, нәзер, гакыйка һәм шөкер корбаннарына гаризалар кабул итүе хакында искәртә.

Бер сарыкның бәясе – 5 меңнән алып 7,5 мең сумга кадәр. Бу бәягә малны сую, кисәкләргә бүлү һәм халыкның социаль яктан якланмаган катламнарына өләшү керә. Фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыкларны сатып алудан мохтаҗларның өйләренә китереп бирүгә кадәр. Квалификацияле белгечләр хәйриячеләргә корбан чалу гамәлләре, корбанның тиешле күләме һәм тере малның бәясе буенча киңәшләр бирә, тикшерү узган оешмалардан корбанлыклар сатып алу тәкъдимен җиткерә, корбан чалуга күзәтчелек итә, чыннан да мохтаҗ булганнарга итне өләшү җаваплылыгын үз өстенә ала. Шул рәвешле, фонд теге яки бу хәйрияче исеменнән корбан чалуның тулы циклын гамәлгә ашыра. Фондның хезмәтләре – бушлай.

«Мөхәммәд Пәйгамбәрдән ﷺ гакыйка турында сорагач, ул болай дигән: «Кемнең дә булса баласы туса һәм аларга атап корбан чалырга (нусук) теләсә, малайга ике бер төсле сарык, ә кызга бер сарык чалдырсын». (Әхмәд 2/194, Әбу Давыд 2842, ән-Нәсаи 3/884)

«Зәкят» хәйрия фонды атна саен диярлек мохтаҗларны ит белән тәэмин итә. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ялгыз өлкән кешеләргә һәм инвалидларга, милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырыла.

«Зәкят» хәйрия фонды Казанның Лобачевский урамында урнашкан  (6/27 йорт).

Элемтә өчен телефон: +7 (843) 225-33-22.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана