Мөфти «Рус-төрки дөньясы: глобаль таләпләргә җавап» халыкара форумында катнаша

30 ноябрь 2018 ел 15:39
Мөфти «Рус-төрки дөньясы: глобаль таләпләргә җавап» халыкара форумында катнаша

Татарстан мөфтие  Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Мәскәүдә «Рус-төрки дөньясы: глобаль таләпләргә җавап» дип исемләнгән халыкара форум эшендә катнаша.

Чараны «Зиновьев-центр» төбәкара фән һәм мәдәният үзәге,  «Без Россияне яратабыз» халыкара иҗтимагый хәрәкәте һәм Тотрыклы дөнья һәм үсеш халыкара фонды (IFSPD) оештыра. Форум Россия төбәкләреннән һәм төрки илләрдән дистәләгән экспертны җыйды. Аның төп максаты – төрки илләрдә яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту, халыкара киеренкелек үсешенен киметү, актуаль сәяси мәсьәләләрне хәл итүгә киңәш-тәкъдимнәр булдыру.

Форум кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Халыкара татулык һәм теләктәшлек булдыру максатыннан, Россия мөселманнары Диния нәзарәтләренең төрки дөнья белән багланышлары» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. 

Татарстан мөселманнары башлыгы бүгенге көндә дөньяның төрле илләрендә төрки телләрдә сөйләшүче кырыклап милләт яшәве турында билгеләп узды. Шуларның егермедән артыгы - Россиядә. Аларның саны - ун миллион кеше тирәсе, диде ул.

– Россиядә иң күп санлы төрки халык – татарлар. Моннан тыш, төрки дөньяның күп өлеше ислам динен тота. Мөселман традицияләре татар халкында да көчле, халкыбыз ислам динен Пәйгамбәрез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең өч сәхабәсе хәзерге Татарстан җиренә ислам диненә чакыру белән килгәч, һиҗри буенча VI гасырда ук, кабул иткән. Ә бүген Татарстан Республикасы башкаласы ислам дөньясының төньяк башкаласы булып танылды. Шуннан чыгып, зур ышаныч белән әйтә алабыз ки, бар дөньяга көчле татар дин гыйлеме мәктәбе белән билгеле татар дөньясы Россия һәм төрки дөнья илләренең халыкара багланышы үсеше нигезе булып тора. Шуңа күрә Татарстан мөфтияте дә, үз чиратында, дәүләтләр арасында әлеге мөнәсәбәтләр үсешендә мөһим чылбырның берсе булып тора.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә дөньяның барлык төрки дәүләтләре – Үзбәкстан, Казахстан, Төркия, Азәрбайҗан һәм Кыргызстан белән нәтиҗәле халыкара мөнәсәбәтләр булдыру насыйп булды. Тәҗрибә алмашу, гомумислам рухи кыйммәтләре яңарышы, ислам мәдәнияте мирасы һәйкәлләрен өйрәнү һәм саклау, фәнни тикшеренүләр һәм хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр, экстремизмга каршы тору мәсьәләләрендә партнерлык – барысы да дини, мәгариф, дәүләт, мәдәни, иҗтимагый һәм төрки телдә сөйләшүче башка өлкәләр белән хезмәттәшлек һәм багланышларны тормышка ашыру максатларыннан. Россия масштабында әлеге партнерлык мөнәсәбәтләре безнең илебез һәм төрки телле илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр механизмнарын формалаштыру, сәяси карашларны якынайту, мәгълүмат алмашу, икътисади элемтәләрне киңәйтү, уртак проектларны тормышка ашыру, совет чоры киңлегендәге проблемалардан чыгу юлларын табу мөмкинлеген тудыралар.

 – Россия һәм төрки дөнья арасында дуслык күперләре халыкларның тарихи – гомумтөрки һәм гомумсоюз – хәтерендә саклана. Бу халыкларның күбесе өчен Россия кайчандыр ватан булып торды һәм бабаларыбыз аны яклап, бергәләп фашизмга каршы көрәште, – димп ассызыклады мөфти.

Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, Татарстан мөфтиятенең дөньяның төрки телле халыклары вәкилләре белән хзмәттәшлегенең  өстенлекле юнәлешләреннән берсе – мөселман мәгариф системасын үстерү максатыннан багланышлар урнаштыру. Революциягә кадәр һәм революциядән соң, Россия мөселманнарының күпчелеге Үзбәкстан мәдрәсәләрендә дини белем алган булса, бүген Россия үзе дә мөселман мәгарифенең үзәгенә әйләнде. 2017 елда, Россия Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән, Болгар ислам академиясе үз ишекләрен ачты. Бүген анда Россиядән генә түгел, төрки дөньяның күп илләреннән студентлар укый.  

Россиянең төрки дөнья илләре белән халыкара мөнәсәбәтләр булдыруда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең әһәмиятле роленә кагылышлы тагын берничә мөһим дәлил китергәннән соң, Татарстан мөселманнары башлыгы чыгышы ахырында җыенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Россия һәм төрки дөнья илләре арасында беренче карашка аз булып тоелган уртаклыклар шактый. Кардәшлек җепләре никадәр ныграк булган саен, бөтен Евразия континентының бердәмлеге дә шулкадәр көчлерәк булачак», – диде.

Докладчылар арасында шулай ук Россия һәм чит ил белгечләре – Тотрыклы дөнья һәм үсеш халыкара фонды (IFSPD) вице-президенты Михаил Зернов, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Элеонора Митрофанова, Төркия Президентының куркынычсызлык һәм халыкара эшчәнлек буенча киңәшчесе Исмаил Сафи, Әзербайҗанның халык язучысы Чыңгыз Абдуллаев, «Берлек-Единство» геосәяси тикшеренүләр үзәге директоры Радик Морзагалиев һ.б.лар бар иде. 

Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана