Мөселман фикер алышу клубында «хәләл» инвестицияләр турында сөйләшәчәкләр

04 декабрь 2018 ел 12:21
Мөселман фикер алышу клубында «хәләл» инвестицияләр турында сөйләшәчәкләр

6 декабрьдә 17 .30да Казанның Галиев мәчетендә Мөселман яшьләре фикер алышу клубының чираттагы утырышы була. Ул шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән инвестицияләр темасына багышланачак.

«Хәләл инвестицияләр: кыйммәтле кәгазьләр» дип исемләнгән әлеге очрашу түгәрәк өстәл форматында үткәрелә. Экспертлар сыйфатында икътисад фәннәре кандидаты, РИИның ислам икътисады һәм идарә кафедрасы мөгалиммәсе Миләүшә Җиһаншина, финанслар буенча киңәшче, инвестицион портфельләр аналитигы Кумар Мөхәммәтҗанов чакырулы.

Дин тарафыннан нинди инвестицияләр рөхсәт ителә? Ислам кануннары буенча инвестицияләү кайсы кыйммәтле кәгазьләр сатып алуны күз уңында тота. Очрашу барышында әлеге һәм башка актуаль сорауларга җавап бирү планлаштырыла. Мөселман фикер алышу клубы әйтер сүзе булган һәркемне чакыра. Теркәлү мәҗбүри. Моның өчен «Вконтакте» челтәрендә «Мусульманская молодежь – Мөселман яшьләре» рәсми төркеме язмасы астында тавыш бирергә кирәк.

Мөселман яшьләре фикер алышу клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җаваплар эзли, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшә һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини сораулар гына түгел, дөньяви мәсьәләләр дә карала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана