ТР мөфтие Мәккәдә уза торган ислам конференциясендә катнаша

12 декабрь 2018 ел 14:29
ТР мөфтие Мәккәдә уза торган ислам конференциясендә катнаша

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәр кыла. Бүген ул Мәккәдә уза торган «Ислам бердәмлеге» дип исемләнгән конференциядә катнаша. Конференция эшендә шулай ук ислам илләренең халыкара мөселман сәяси, фәнни, белем бирү, мәдәни һәм иҗтимагый институтлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, дин галимнәре, мөфтиләр, имамнар катнаша. Барлыгы 127 илдән килгән меңнән артык дини һәм фәнни лидер. Форумда ислам бердәмлеге, ислам илләре багланышларын һәм конфессияара элемтәләрне үстерү, мөселманнар арасындагы низагларга һәм экстремизмга бергәләп каршы тору, гомумислам, мөселманнар арасында кардәшлек һәм теләктәшлек кыйммәтләрен пропагандалау һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышалар.

Бу минутларда конференциядә катнашучыларга Мәккә әмире Халид әл-Фейсал ибн Фейсал Әл Сауд сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Конференция Согуд Гарәбстаны Короле, ике Изге урынны саклаучы Салман бин Абдель Азиз Әл Сауд канаты астында уза һәм мөселман халыкалары арасындагы дуслыкны ныгыту өчен дәүләтара элемтәләр урнаштыру максатында оештырылган.

Россиядән әлеге конференциядә шулай ук Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды идарәсе әгъзасы  Али Вячеслав Полосин, мөфти, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов һ.б.лар катнаша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана