Бөтенроссия Мөселман яшьләре форумына катнашучылар җыю игълан ителде. Урыннар саны чикле

17 декабрь 2018 ел 15:43
Бөтенроссия Мөселман яшьләре форумына катнашучылар җыю игълан ителде. Урыннар саны чикле

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте VII Мөселман яшьләре форумында катнашучылар өчен сайлап алу конкурсын ачып җибәрде. Форум традицион рәвештә елына ике тапкыр Болгарда үтә һәм ул Россиякүләм форматка күчте. Чираттагы кышкы җыен 23-27 гыйнварда үтәчәк һәм ислам дин галиме, факиһ һәм мөхәддис, дүрт сөнни хокукый мәктәбенең берсе – Хәнәфи мәзхәбенә нигез салучы имам Әбү Хәнифәнең тормыш юлын һәм рухи мирасын өйрәнүгә багышланачак. Моннан тыш, форум кысаларында дүрт көн дәвамында Болгар шәһәренең Ак мәчетеннән егетләр һәм кызлар гакыйдә, Әбү Хәнифә фикъһе, шулай ук аның тормыш һәм иҗат юлы турында интенсив курс узачак. Фәнни-танып белү дәресләре экскурсияләр һәм мавыктыргыч программалар белән чиратлап алып барылачак.  

Имам Әбү Хәнифәнең тормышын һәм мирасын тирәнтен өйрәнергә мөселман яшьләре вәкилләренә остазлар ярдәм итәчәк.

Остаз Әбү Гали әл-Әшгари 1983 елда Мурманск өлкәсендә дөнья килгән, аның балачагы Дагыстанда узган, Мәскәүдә яшәгән, ә аннары Көньяк Африка Республикасына укырга киткән. Хәнәфи мәзһәбендә. Көньяк Африка Республикасына киткәч 2013-2015 елларда Дар әл-ифта әл-Мүхмүдийядә (Дурбан) мөфти Ибраһим Десаида һәм мөфти Хүсәйн Кадодиядә укый. Алар җитәкчелегендә ифта буенча тахассус (белгечлек) ала. Шулай ук мөфти Дәсаидан имам әл-Бохари һәм әт-Тирмизиның хәдисләр җыентыгын өйрәнә, һәм алар буенча иҗазәт ала. Мөфти Хүсәйннән “Сабат Ибне Габидин”га (имам Ибне Габидинда иҗазәтләр булган барлык китаплар буенча иҗазәт җыентыгы) иҗазәт ала. Остаз Әбү Гали әл-Әшгари гакыйдә нигезләрен укытачак.

Остаз Әхмәд әл-Хәнәфи 1983 елда Мәскәүдә туган, Мәскәү университетының филология факультетында укыган, журналист булып эшләгән. 2008 елда гарәп телен һәм ислам фәннәрен өйрәнә башлый. Мәскәүдә, Казанда, Истанбулда һәм Каһирәдә шәригать белемнәре ала. Казан ислам университетының шәригать факультетын тәмамлый. Россия ислам институты хезмәткәре, Казан ислам университеты мөгаллиме. Гакыйдә, хәнәфи фикъһе һәм башка ислам фәннәре буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы. Ул фикъһе нигезләрен укытачак.

Остаз Габделҗаббар Шәрапов дөньядагы иң борынгы уку йортларының берсендә – Әл-Әзһарда (Мисыр) белем алган. Казан ислам университетында белем бирә, гарәп теле һәм гакыйдә өлкәсендә белгеч. Габделҗаббар Шәрапов имам Әбү Хәнифәнең тормыш юлы турында сөйләячәк.

VII Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 18 яшьтән алып 30 яшькәчә 17 егет һәм 17 кыз чакырыла.

Катнашучыларны сайлап алу ике этапта уза: 10 декабрьдән 2019 елның 10 гыйнварына кадәр проект кураторлары иң яхшы эссе язучыларны сайлап алачаклар. Аннары 2019 елның 11 гыйнварында авторлар арасында тест үткәрәчәкләр, аның нәтиҗәсе буенча VIII Мөселман яшьләре форумында катнашучылар билгеләнәчәк. Барлык катнашырга теләүчеләргә 2019 елның 8 гыйнварына кадәр анкета тутырырга кирәк:

https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfXKW6urLMzPvKaxMBu2WovSH_hjs0u9H94_6x4r7isG083lA/viewform

Шуннан соң интернетта vk / instagram үз битеңдә #зимняяшкола_абуханифы #абуханифа хэштеглары белән “Әбү Хәнифә минем өчен кем ул?” темасына эссе язып урташтырырга, ул буш араларны да санап 700 билгедән дә ким булмаска тиеш.  

Форумда катнашу турында тулырак https://vk.com/fmm_7

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана