Мөфти Ивановода Татарстан мөфтиятенең конфессияара элемтәләр үсеше өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде

21 декабрь 2018 ел 15:01
Мөфти Ивановода Татарстан мөфтиятенең конфессияара элемтәләр үсеше өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде

Бүген Иваново өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин һәм Иваново өлкәсе Хөкүмәте чакыруы буенча Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Иваново филиалы студентлары белән очрашты. Ачык дәрестә ул Татарстанның, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конфессияара элемтәләр урнаштырудагы тәҗрибәсе, шулай ук мөфтият белән митрополиянең республика халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыру һәм аларны саклауга юнәлтелгән үзара багланышлары турында сөйләде.

Конфессияләр арасында элемтәләр үсеше Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең юнәлешләренең берсе санала. Барлык диннәргә дә уңай мөнәсәбәттә булган шәхес тәрбияләү юнәлешендә актив эшчәнлек аеруча мөселман яшьләре арасында алып барыла. Төрле конфессия вәкилләре арасында спорт ярышлары һәм турнирлар үткәрү “дини түземсезлек” белән көрәштә нәтиҗәле булуын күрсәтте. Мәчет мөнбәрләреннән толерантлык һәм күрше милләтләргә хөрмәт белән карау турында әйтелгән вәгазьләр, түгәрәк өстәлләр, бәхәс клублары һәм әңгәмәләрнең дә әһәмияте әйтеп бетергесез. Гомумән, Диния Нәзарәтенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе бөтен Россия күләмендә, хәтта чит илләрдә дә кызыксыну уятты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 2017 елда әлеге тема буенча эксперт буларак күп кенә форум һәм конференцияләрдә чыгыш ясады. Ауропа Советы, Берләшкән милләтләр оешмасы, “Россия – ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме һәм башка шундый абруйлы мәйданчыкларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге темалар буенча эксперт сыйфатында җәлеп ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана