Россия Тышкы эшләр министрлыгында мөфтиятнең халыкара эшчәнлеге  уңай бәяләнде

28 декабрь 2018 ел 13:05
Россия Тышкы эшләр министрлыгында мөфтиятнең халыкара эшчәнлеге  уңай бәяләнде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Берләшкән милләтләр оешмасы,  Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасы, Европа Советының халыкара хокук саклау мәйданчыкларында оештырылган чараларда актив катнашкан иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре белән экспертлар киңәшмәсендә катнашты. Утырыш Россия Тышкы эшләр министрлыгында уздырылды.

Чара барышында 2018 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм киләсе елга хезмәттәшлек перспективалары билгеләнде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара эшчәнлеге уңай яктан телгә алынды. Аерым алганда, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаменты директоры Ринат Әләветдинов Татарстан мөфтиятенә уртак прпоектларны тормышка ашыруда актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Искәртеп үтик: быел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә БМОның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив  статус  бирелде. Әлеге карар 2018 елның 17 апрелендә ЭКОСОСның Координация һәм идарә буенча утырышында кабул ителде. Шул рәвешле, Үзәкләшкән дини  оешма  – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россиядә шундый  статус  алган беренче һәм бердәнбер мөселман дини оешмасы булып тора. Әлеге  статус  бирелү, һичшиксез, Татарстан Республикасында конфессияләр, мәдәниятләр һәм  милләтләр арасында тотрыклы мөнәсәбәтләрне тәэмин итү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендә Татарстан мөфтияте эшчәнлеген халыкара дәрәҗәдә тану булып тора. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана