ТР мөфтияте: “Дини әдәбият гыйлемле белгечләр тарафыннан тикшерелергә тиеш”

18 гыйнвар 2019 ел 14:09
ТР мөфтияте: “Дини әдәбият гыйлемле белгечләр тарафыннан тикшерелергә тиеш”

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Коръәннең иңдерелгән иң беренче аятендә болай диелә:

اقْرَأْ بِاسْمِ رَبِّكَ الَّذِي خَلَقَ

«(Һәрнәрсәне юктан бар итеп) Яралтучы Раббың исеме белән (башлап) укы!» (96:1). Хәер, Россиянең дини әдәбият базары үзенең күптөрлелеге белән куандырса да, мөселманнарга бай китап киштәләреннән буталмыйча кирәклесен сайлап алу авырлык тудыра. Шуңа күрә, билгеле, бүген мөселман өммәте алдында гомумроссия дәрәҗәсендә дини әдәбиятны экспертиза аша уздыру буенча компетентлы бер оешма барлыкка китерү бурычы тора. Аның эшләп китүенә иң беренче чиратта авторларның үзләре һәм мөселман җәмәгатьчелеге мохтаҗ. Бастыру алдыннан китапларны объектив дини экспертиза аша уздыру буенча гомумроссия экспертлар советын булдыру күп проблемаларның чишелешенә китерер иде. Һичшиксез, мондый оешма эшчәнлегенә дини китапларны тикшерү буенча тәҗрибәгә ия, гарәп телен яхшы белүче һәм ислам фәннәре өлкәсендә гыйлемле белгечләр җәлеп ителергә тиеш. Бәлки, әлеге бурычларны Болгар ислам академиясе каршында де-факто эшләп килүче Бөтенроссия голәмәләр шурасына йөкләргә дөрес була торгандыр.  

Аллаһы Тәгалә Үзенең юлында хезмәт күрсәтүче һәркемнең изге ниятләрен кабул итсен, илебезгә тынычлык, иминлек һәм бәрәкәт иңдерсен.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана