"Урыныгыз җәннәттә булсын, Илһам абый..."

18 гыйнвар 2019 ел 15:24
"Урыныгыз җәннәттә булсын, Илһам абый..."

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 12нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар халкының бөек улы Илһам ага Шакировны соңгы юлга озату чараларында катнашты. Милләтебезнең күренекле шәхесен озатуда күпләгән дин әһелләре, хөкүмәт вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, зыялылар, язучылар, шәкертләр катнашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин җомгадан соң Мәрҗани мәчете ишегалдында җеназа намазын укытты. Җеназада шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин,  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнаштылар.

Җеназа намазы тәмамлангач, халык төркеме Илһам ага Шакировны җир куенына иңдерергә Яңа бистә зиратына агылды. Биредә юып-кәфенләнгән мәетне бер төркем дин әһелләре каршы алып, соңгы сыену урыны булачак кабергә алып килде. Алар аны динебез кушканча барлык тәртипләр буенча ләхеткә урнаштырдылар, беренче туфракларны кул белән дога кылып төшерделәр. Аннары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре укыды, Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.

Барлык катнашучылар Раббыбызның мөбарәк сүзен истән тотып: «Без барыбыз да Аллаһыдан һәм Аңа кайтачакбыз» дип кабатлап, Бөек Раббыбызның Кәлам Шәрифендә безгә биргән нәсыйхәтләрен истә тоткан хәлдә, ихлас күңелдән кылган догаларыбызның Гыйльметдин улы Илһам рухына ирешүен, аның бу дөньяда кылган хата вә кимчелекләрен гафу кылуын сорадылар. Дога сүзләрен тәмамлап, “Урыныгыз җәннәттә булсын, Илһам абый” дип теләделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана