Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган казыяткүләм Коръән уку бәйгесе узачак

20 ноябрь 2019 ел 09:36
Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган казыяткүләм Коръән уку бәйгесе узачак

Татарстанда күренекле татар дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан 23 ноябрьдә Чистай шәһәренең «Восток» күңел ачу үзәгендә казыяткүләм Коръән уку бәйгесе узачак. Анда Көньяк казыят районнарыннан һәм шәһәрләреннән 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган әлеге бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 3 яшьтән 6 яшькә кадәр (3 сүрәдән башлап); 7 яшьтән 10 яшькә кадәр( 10 сүрәдән башлап); 6 яшьтән 15 яшькә кадәр (ярты җүздән тулы җүзгә кадәр – яттан яки уку);  6 яшьтән 15 яшькә кадәр (җүздән башлап – яттан яки уку). Бәйгедә катнашучыларның билгеләнгән номинациягә туры килүе, Коръәнне тәҗвид кагыйдәсе буенча укый белүе шарт.

Җиңүчеләрне бүләкләр һәм дипломнар көтә.

Теркәлү 8.00-дә, бәйге 9.00-да башлана.

Элемтә өчен телефон: +9600427652.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган чараларның Чистайда үткәрелүе очраклы түгел: ул 30 ел элек Чистай шәһәрендә Татарстанның беренче мәдрәсәсен ачкан, шулай ук берничә ел дәвамында “Нур” мәчетендә имам булып хезмәт иткән.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана