Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясадылар

06 декабрь 2019 ел 11:49
Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясадылар

5-6 декабрь көннәрендә Россия ислам институтында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча ислам уку йортлары студентлары арасында XII Бөтенроссия олимпиада уздырылды. Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 9-нчы көнендә (6-нчы декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин катнашында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иң көчле укучыларны “Ислам хокукы”, “Гарәп теле”, “Дин нигезләре”, “Мәдрәсәләр арасында ислам хокукы” номинацияләре буенча ачыкладылар. Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркәс, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән егермедән артык мөселман уку йорты студентлары катнашты.

Олимпиада барлык номинацияләр буенча да язмача тест биремнәрен эшләү формасында үтте. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәпчә сөйләм күнекмәләрен күрсәтергә, ә ислам фәннәре буенча конкурста катнашучылар Коръәнне дөрес һәм матур укый белергә тиеш иде.

Быелгы Россиякүләм олимпиадада дүрт дисциплина буенча барлыгы 60 шәкерт катнашты. Шунысы күркәм: призы урын алучылар арасында Татарстан мәдрәсәсендә һәм КИУда белем алучы студентлар да бар. Мисал өчен, Буа мәдрәсәсенең 3-нче курс шәкерте, тумышы белән Тәтеш районы егете Илшат Хөснетдинов мәдрәсәләр арасында “Ислам хокукы” һәм КИУдан Рәис Чистабаев “Ислам хокукы” номинациясе буенча 3-нче урыннарны яуладылар.

Башка еллардан аермалы буларак, быел җирәбә ярдәмендә беренче урыннарны яулаган җиңүчеләр арасында хаҗга юллама уйнатылды. Әлеге олуг бүләк – Татарстан мөфтиенең махсус призы. Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин кулыннан җирәбәне Камил хәзрәт Сәмигуллин алды һәм бүләк иясен атады: ул – Дагыстан гуманитар институтыннан Әхмәд Исагаджиевка насыйп булды. Ул “ДУМ РТ Хаҗ” компаниясе ярдәмендә “Стандарт – барысы да кертелгән” программасы буенча киләсе елга хаҗ кылачак.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге:

“Гарәп теле”:

Ахмедханов Шамил (Дагыстан гуманитар институты);

Батирмирзаев Шамил (Шәех Мөхәммәд-Гариф исемендәге Дагыстан Ислам Университеты);

Омаргаджиев Гаджимурад (Имам Әшгари исемендәге Ислам университеты).

“Ислам хокукы”:

Исагаджиев Әхмәд (Дагыстан гуманитар институты);

Абдулкадиров Курбандибир (Имам Әшгари исемендәге Ислам университеты);

Чистабаев Рәис (Казан ислам университеты).

“Дин нигезләре”:

Мударов Джохар (Кунт-Хаҗи исемендәге Россия Ислам Университеты);

Салимов Магомед (С.Даитов исемендәге Ислам университеты);

Дибиргаджиев Әхмәд (Имам Әшгари исемендәге Ислам университеты).

“Ислам хокукы” (мәдрәсәләр арасында):

Гулиев Илез (Ингуш Ислам Колледжы);

Магомедов Муса (Шәех Мөхәммәд-Гариф исемендәге мәдрәсә);

Хөснетдинов Илшат (Буа мәдрәсәсе).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана