Мөфти Төньяк Кавказ мөселман берләшмәләре конгрессында катнашучыларга мөрәҗәгать итте

07 декабрь 2019 ел 14:26
Мөфти Төньяк Кавказ мөселман берләшмәләре конгрессында катнашучыларга мөрәҗәгать итте

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 10-нчы көнендә (7-нче декабрьдә), Махачкалада VII Төньяк Кавказ мөселман берләшмәләре конгрессы узды. Чарада Махачкалага “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү нияте белән килгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Төньяк Кавказ мөфтиятләре вәкилләре Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен әзерләгән өчен Камил хәзрәткә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Үз чиратында Татарстан мөселманнары башлыгы да Конгресста катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

- Дин әһелләре халык бердәмлеген һәм татулыгын саклау мәсьәләсендә мөһим роль уйный. Тарих сәхифәләре моңа дәлил булып тора – иң катлаулы сәяси шартларда да алар кешеләрне берләштерү, рухландыру һәм туры юлга күндерү сәләтенә ия булуларын күрсәтә килде. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Габдрахман хәзрәт Рәсүлевнең олы батырлыгын искә төшерегез: 1942 елда ул мөселманнарны фашизмга каршы бердәм көрәшкә чакырган фәтва чыгара. Тагын бер мисалны татар халкы тарихыннан китерәм: имам Колшәриф үз шәкертләре белән Җәмигъ мәчете өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып мәчет баскычларында үтерелеп һәлак була.

Алга таба Камил хәзрәт җәмгыятьтә рухилык, мәдәният, әхлак, белем һәм теләктәшлек дәрәҗәсен арттыруда мәчетләрнең ролен билгеләп үтте:

- Өммәткә юнәлтелгән вәгазьләр милләтара мөнәсәбәтләрдә каршылыкны көчәйтә дә, киметә дә ала. Шуңа күрә безгә җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны саклау, мәхәллә халкына Коръән аятьләренең асыл мәгънәсен ирештерү өчен гаять зур җаваплылк йөкләнгән. Аллаһы Тәгалә без, имамнарга, кешеләрдә бер-берсенә карата игелек, хөрмәт һәм сабырлык тәрбияләү хокукын тапшырган.

ТР мөфтие хәзерге заманның иң актуаль мәсьәләләренең берсе – дини экстремизмга каршы көрәш темасын да читләтеп үтмәде:

- Мәхәллә халкы арасында абруй казанган һәм аның ихтыяҗларын уртаклашкан, ислам позицияләрен яклап, нигезле һәм ышанычлы дәлилләргә ия булган хәлдә генә, Сөнни исламга хезмәт куючылар дини эксремизмның идеологик агымнарын йомшарта һәм дин кардәшләребезнең акылын уята ала. Моннан тыш, үзебезнең үрнәктә без, имамнар, мәхәллә халкына үзара аңлашу, бер-береңнең гореф-гадәтләренә һәм халык хәтеренә, туган мәдәниятләрне һәм телләрне үстерү хокукына, һәр кешенең ата-бабаларының рухи-әхлакый идеалларын сакларга омтылуына карата хөрмәт кыйммәтләрен системалы рәвештә күрсәтергә тиешбез.

Ахырда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төньяк Кавказ мөселман берләшмәләре конгрессында катнашучыларга “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” дип аталган документны әзерләү һәм раслау мисалында Татарстанның җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны саклау буенча бурычларны гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибәсе турында сөйләде:

- Әлеге документ нигезле характерга ия, ул асылда Татарстанда сөнни Ислам традицияләрен саклау механизмын эшләтеп җибәрә һәм республика имамнары өчен дини эшчәнлекне алып бару буенча өстәл китабы булып тора. Нигезләмә дини йолаларны башкаруга бәйле бәхәсле сорауларга нокта куйды. Асылда, без аларны Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе нигезендә стандартлаштырдык, алар, имамнарның һөнәри әзерлекләре төрле булу сәбәпле, кайчак бозып башкарыла һәм татар өммәтендә күп төрле каршылыклар һәм низаглар китереп чыгара иде. Хәзер Татарстанның аттестация узган имамнары дини эшчәнлекләрен әлеге Нигезләмә таянып алып бара. Документ расланганчы, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы, шәригать белгечләре һәм республиканың 48 мөхтәсибе бердәм рәвештә җентекле эш башкардылар. Ике көнлек фикер алышулардан соң, ул 2019 елның гыйнвар аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумында шул ук состав тарафыннан бертавыштан расланды.

Исегезгә төшерәбез: бүген Россия мөселман өммәте тормышында күптән көтеп алынган вакыйга булды – Махачкалада Дуслык йортында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы рәсми рәвештә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана