Казанда өченче “КиноМәүлид” аншлаг белән узды

13 декабрь 2019 ел 10:18
Казанда өченче “КиноМәүлид” аншлаг белән узды

Быел Казанда халык яратып өлгергән һәм көтеп алган "КиноМәүлид" кинематография-театраль проекты өченче тапкыр уздырылды. Әлеге чара кичә гадәттәгечә Ривьераның «Эрмитаж» концерт-холлында үтте. Проектта катнашучыларны һәм фильм карарга килүчеләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул, беренче чиратта, Коръән укып дога кылганнан соң, рәхмәт сүзләрен җиткерде:

Мин бик шат, республикабызда гуманистик идеяләрне тапшыруга юнәлдерелгән проектлар бар. Ул ислам турында стереотипларны бетерергә ярдәм итә. Аллаһыга шөкер, яшьләребез Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәсыйхәтләрен заманча, үтемле юл белән тапшыру юлларын эзлиләр. Хәзер халык мәгълүматны визуализация юлы белән кабул итүгә ияләнеп бара. Ә “КиноМәүлид” проекты кысаларында гади фильм гына күрсәтелми. Җыелган халыкка нәсыйхәтләр бирүне хәзрәтләребез дә вәгазь белән үз чыгышларын дәвам итә, биредә җанлы очрашу-аралашу бар. Шуның белән проект уңышлы. Барлык оештыручыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм. “Киномәүлид”нең киләчәге бар, дәвамлы булуын телим.

Аннары Казан театр училищесы студенты Ислам Кәлимуллин татар телендә борынгы мөнәҗәтләр башкарды.

Өченче «КиноМәүлид» проекты Казанның “Иман нуры” мәчете имамы Нияз хәзрәт Закиров җитәкчелегендә «Balmay» һәм «Nathional Holidays» компаниясе ярдәмендә тормышка ашырылды. Быел алар тарафыннан катнашучыларга «Плацебо» картинасы тәкъдим ителде. Фильмның режиссеры – Ләйлә Сәлахетдинова һәм Марсель Мәхмүтов, ә төп рольләрне башкаручылар – Идел Кыямов һәм Гүзәл Минакова.

Өч ел дәвамында тормышка ашырылып килгән проектның үзенчәлекләре турында Нияз хәзрәт Закиров сөйләде:

– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең яшьләр роликлар, тулы метражлы картиналар карарга бик ярата. Әмма шул ук вакытта яшь буынга рухи кыйммәтләрне җиткерү бик мөһим. Шулай итеп безнең проект – "КиноМәүлид" дөньяга килде, ул бүгенге кинопрокатның рухи альтернативасын тәшкил итә. Эш барышында без әтиләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, гаиләгә мәхәббәт, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт кебек әхлакый, рухи темаларны күтәрергә тырышабыз.

Быелгы проект командасы тарафыннан әзерләнгән тулы метражлы "Плацебо" фильмы 50 минут дәвам итте һәм театраль вставкалар һәм тере саундтреклар башкару белән тулыландырылды. Очрашуны танылган алып баручы Айрат Загриев алып барды. “Эрмитаж” залына барлыгы 800 кеше җыелды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана