Зәйнулла ишан Рәсүлев – бөек татар дин эшлеклесе, мөселман дөньясы мәгърифәтчесе

25 март 2024 ел 11:00
Зәйнулла ишан Рәсүлев – бөек татар дин эшлеклесе, мөселман дөньясы мәгърифәтчесе

Бүген, моннан 191 ел элек, күренекле татар мөселман дин эшлеклесе, ишан, «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның мөгаллиме, суфичылык тарафдары, мәгърифәтче Зәйнулла Рәсүлев дөньяга аваз салган.

Зәйнулла Рәсүлев 1833 елның 25 мартында Оренбург губернасының Троицкий өязе Шәрип авылында дөньяга килә. Муйнак авылында мәдрәсә тәмамлаганнан соң, ул Троицкида белем алуын дәвам иткән, аннары Аккуҗа авылында мәчет имамы итеп билгеләнгән.

Шәкертлек елларында ул суфичылык белән кызыксына башлаган. 1859 елда Нәкшбәндийя суфичылык тәрикатына кергән.

Зәйнулла Рәсүлев 1884 елдан Троицк шәһәрендәге мәчет имамы булып эшли башлаган. Ул мәчет каршында «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салган. Әлеге мәдрәсә Россиядә яңа алымнар кулланып белем бирүче уку йортларыннан берсе булган. Зәйнулла Рәсүлев Россиядә иң күренекле мөселман эшлеклеләреннән берсе булган. Аның бик күп шәкертләре һәм тарафдарлары булган. 

Зәйнулла Рәсүлев улы Габдрахман хәзрәт 1936-1950 елларда мөфти, СССР һәм Себер мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе була. Оныгы Атилла Расих (Рәсүлев) – танылган татар язучысы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана