Республика балалар клиник хастаханәсе янында рухи үзәк төзелә башлады

01 июнь 2023 ел 15:57
Республика балалар клиник хастаханәсе янында рухи үзәк төзелә башлады

Бүген, зөлкагъдә аеның 12нче көнендә (1нче июньдә), Казан шәһәрендә Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Республика балалар клиник хастаханәсе җирлегендә тантаналы рәвештә “Тыныч бакча” рухи үзәк комплексы төзелеше башлап җибәрелде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан митрополиты Кирилл, ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, табиблар, пациентлар һәм аларның ата-аналары, спонсорлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һ.б. катнашты.

Тантанада “Тыныч бакча” рухи үзәге ике бинадан – “Әбүгалисина” мәчетеннән һәм православ чиркәүдән торачак. Аларның проекты белән Рәисне таныштырдылар. Хастаханә янында 100 квадрат метр мәйданлы мәчет аның хуплавы, ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең актив катнашы, “Ханский дом” төзелеш компаниясе һәм РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе ярдәме белән салыначак. Төзелешне 2024 елда тәмамларга ниятләнә. Бүген булачак мәчет нигезенә киләчәк буыннарга хат һәм сабыйлар ясаган рәсемнәре белән истәлекле капсула салынды. Әлеге символик гамәлне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөселман эшмәкәре Айдар Шаһимәрданов башкарды. Шундый ук капсуланы чиркәү нигезенә дә митрополит Кирилл салды.

– Балаларны яклау көнендә шундый матур вакыйга уза, – диде Рөстәм Нургали улы. – Әлбәттә, кешеләрдә рухи мөмкинлекләр булырга тиеш. Кеше авыр чакта күңелен тынычландыру өчен кая да булса барырга урын эзли. Мондый урын биредә барлыкка киләчәк.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен ирештереп, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчет һәм мәдрәсәләрнең ролен билгеләде, рухи яктан чистару, пакьләнү өчен мәчетләргә йөрү кирәклеген билгеләп үтте. Ул үз чыгышында татар галиме Зәйнулла ишан Рәсүлев белән булган чын вакыйга хакында сөйләде:

– Бер Казан фабрикасының хуҗасы Зәйнулла ишан белән сөйләшеп барганда, болай ди: “Сез мәчет, мәдрәсә ачасыз, һәрвакыт дин турында сөйлисез, әмма халык барыбер яхшыга үзгәрми». Шуннан соң Зәйнулла Рәсүлев пычрак күлләвектә уйнап утырган кечкенә малайга күрсәтеп, аңа җавап кайтара: “Син дә, атаң да, бабаң да – сабын җитештерүчеләр. Инде өч буын сабын ясыйсыз. Ә ник соң алайса бу малай – пычрак?” “Ничек пычрак булмасын, ул бит безнең сабынны сатып алмаган!” – дип гаҗәпләнә бай. “Менә син үзең үз соравыңа җавап бирдең дә инде. Мәчет белән мәдрәсә – чиста чишмә кебек. Кеше, аңа килмичә, рухын чистарта алмас”, – дигән Зәйнулла ишан.

“Әбүгалисина” мәчете бер катлы, балконлы, берьюлы 60-70 кеше сыйдырышлы булачак, шул бинада барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә дә урын алачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана