Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды

11 март 2024 ел 11:56
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды

Бүген, 11 мартта, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китте. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

Быел акция барышында түбәндәге башлангычлар тормышка ашырылачак: 

1) Авыру балаларга ярдәм итү.

Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае»  акциясе кысаларында 23 балага ярдәм күрсәтелде. 2024 елда Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән шулай ук 20 авыру балага булышырга ниятли.

2024 ел Рамазаны геройлары:  

  1. Арсланов Азат, 11 яшь.  Диагнозы – баш миенең органик зарарлануы, микроцефалия, психо-сөйләм үсеше тоткарлану. Симптоматик эпилепсия. Кыек күзлелек, ике күзе дә ерак начар күрә. Шуның авырулар аркасында Азат гел дару эчәргә мәҗбүр. Бала бик авырдан сөйләшә, бер урында утырып тора алмый, коррекцион мәктәп программасын үзләштерергә – укырга-язарга һәм санарга өйрәнергә көче җитми. Табиблар елына берничә тапкыр тернәкләнү курслары узарга киңәш итә. Азатка даими рәвештә логопед, психолог, дефектолог, нейропсихолог белән шөгыльләнергә һәм дәваланырга кирәк. Дәвалау һәм тернәкләндерү курслары бик кыйммәт булганлыктан, әлеге гаиләнең бу чыгымнары күтәрү хәленнән килми. Азат әнисе, күзләре начар күргәнлектән, эшләми, бердәнбер баласының дәвалануына түләр өчен акча эшли алмый. Бу гаиләгә ярдәм итәр өчен, "Зәкят" хәйрия фонды 60 мең сум күләмендә акча җыю турында хәбәр итә.
  2. Гербулов Ролан, 4 яшь. Диагнозы – ДЦП. Ролан апасының туган көнендә 40 атналык булып дөньяга килә. Әнисенә баланы тиз таптырулары һәм баланың кендек җебенә чорналуы аркасында, Ролан тугач та тавыш бирми. Анда 3 нче дәрәҗә кислород кытлыгы була, үпкәләре һәм йөрәге сәламәт булмый. Шул сәбәпле Роланны  реанимациягә салалар, сәламәтлеген Апгар шкаласы буенча 3-5 балл дип бәялиләр. Аннан соңгы тәүлектә аны Республика балалар клиник хастаханәсенә яңа туган сабыйларны реанимацияләү бүлегенә күчерергә карар кылына. Ролан 13 көн буена үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташкан була. Соңрак күпсанлы медицина процедураларыннан соң, ул яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегенә күчерелә. Өч ел дәвамында аның гаиләсе ДЦП диагнозы белән көрәшә: Ролан 1 яшь тә 7 айда аркасыннан корсагына әйләнергә, 1 яшь тә 10 айда шуышып йөрергә өйрәнә, һәм 2 яшь тә 4 айда дүрт аяклап йөри башлый. Ролан шат күңелле, кызыксынучан бала, гел елмаеп тора. Балаларны бик ярата, аларга тартыла, бигрәк тә алар белән йөгереп йөрергә тели. Ике яшь ярымлык Ролан мөстәкыйль рәвештә утыра да, басып тора да, йөри дә алмый. Ул барысын да аңлый, белә, гәүдә төзелешен, төсләрне, төрле предметларны күрсәтә. Акыл үсеше үз яшенә туры килсә дә, сөйләшә алмый. Хәзер тернәкләнү, мөстәкыйль тормышка җайлашу өчен зур мөмкинлекләр бар. Моның өчен аңа даими рәвештә белгечләр белән шөгыльләнү кирәк. Һич кенә дә тукталып калырга ярамый. Зинһар өчен, Роланга тулы канлы тормыш алып барырга ярдәм итегезче. "Зәкят" хәйрия фонды, бу гаиләгә ярдәм итәр өчен, 60 мең сум күләмендә акча җыя.
  3. Сәлахетдинов Самир, 5 яшь. Диагнозы -  2020 елда бала бик көчле герпетик менингоэнцефалит кичерә. Пункция алганнан соң, Самирда вирус инфекциясе (герпетик менингоэнцефалит) барлыгын ачыклыйлар. Авырганнан соң аның хәле начар якка үзгәрә. Хәзер ул бөтенләй хәрәкәтләнми диярлек, психо-сөйләм үсешендә тоткарлык сизелә һәм  эпилепсиясе бар. Әмма Самир һәм аның гаиләсе бирешми. Чөнки һәр тернәкләндерү курсыннан соң алар нәтиҗә барлыгын күрә һәм ул аларга улларының барысын да яңадан үзе эшли башлаячагына өмет бирә. Әлегә Самир башын гына тота. Хәзер бу гаиләгә һич тә туктап калырга ярамый һәм моның өчен даими рәвештә тернәкләндерү белән шөгыльләнергә кирәк. Әмма гаилә күпбалалы һәм аз керемле булу сәбәпле, Самирны дәвалау өчен акча җитми. Бу гаиләгә ярдәм итү өчен «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.

Балаларга ярдәм итүнең 4 юлы бар:

1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/donation

2. Картага күчерергә:

а) 5469 9801 5775 7903 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Илнур Мәхмүт улы Ә.).

б) 5336 6903 6390 5623 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Илнур Мәхмүт улы Ә.).

в) 4279 3806 8793 7898 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Илнар Равил улы Р.).

г) 2202 2023 2648 2365 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Әмир Рафисович Ф.)

Искәрмә. Бу балалар өчен акчаны әлеге карталарга рамазан аеның 1 нче көненнән (2024 елның 11 мартыннан ) башлап күчерергә мөмкин.

3. 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс юлларга

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акча күчергәндә «детям» дип күрсәтергә.

2) Авыру һәм мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм итү. Узган елда 29 авыру һәм мохтаҗга 1 920 000 сумлык ярдәм күрсәтелгән. Быел да Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды 20 кешегә ярдәм күрсәтергә ниятли.

Рамазан геройлары - 2024: 

Әхмәтханова Зөлфия, 69 яшь. Күзләре белән 1 төркем инвалид санала. Улы белән Арча районының Орнашбаш авылында яши. Үз тораклары юк: башка кешенең йортын арендалыйлар. Балалар бакчасында тәрбияченең ваемсызлыгы аркасында, улының күзләренә зыян килә: бала инвалид кала. 2011 елдан соң аның инвалидлыгын алалар. Хәзер бу гаилә Зөлфия Әхмәтханованың 23 мең сум пенсиясенә яши. Гаиләнең башка кереме юк. Бу гаиләгә ярдәм итү өчен «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.

Өлкәннәргә ярдәм итүнең 4 юлы бар:

1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/donation

2. 2202 2062 5707 2103 номерлы Саклык банкы картасына (Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәре Рамил Рәшитович Х.).

Искәрмә. Өлкәннәр өчен акчаны әлеге карталарга рамазан аеның 1 нче көненнән (2024 елның 11 мартыннан ) башлап күчерергә мөмкин.

3. 3116 номерына KAZAN сүзен язып смс юлларга

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «взрослым» дип күрсәтергә.

3) Мохтаҗлар файдасына зәкят, фитр сәдакасын һәм фидия җыю. 

Рамазан ае башлангач, мөселманнар – фитр сәдакасын һәм фидияне, традиион рәвештә зәкятне түли. Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, Коръән нигезендә халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыя.

Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Ураза гаете намазына кадәр өләшергә мөмкин. Узган елда “Зәкят” хәйрия фонды 1 900 000 сум күләмендә фитр сәдакасы һәм фидия җыйды һәм мохтаҗларга таратты.

Фитр сәдакасын дүрт юл белән күчерергә мөмкин:

Фитр сәдакасын 11 марттан 10 апрельгә кадәр күчерергә мөмкин.

1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/campaign/fitr

2. 2202 2062 5707 2103 номерлы Саклык банкы картасына (Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәре Рамил Рәшитович Х.).

3. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин. 

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фитр» дип күрсәтергә.

Фидия. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Фидияне өч юл белән күчерергә мөмкин:

1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/campaign/fidiya

2. 5336 6902 2342 7776 номерлы Саклык банкы картасы (Нәзарәтнең  «Зәкят» фонды хезмәткәре Гүзәлия Галимҗановна В.).

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фидия» дип күрсәтергә.

Зәкят

Зәкят түләү өчен нисаб 495 000 сум күләмендә дип билгеләнде (алтын буенча). Әгәр сезнең зәкят түләү буенча сорауларыгыз булса, Нәзарәтнең “Даруль-ифта” сall-үзәгенә, бушлай федераль номерга шалтыратып, шәригать белгеченә мөрәҗәгать итә аласыз: 8 800-222-76-67. Телефон иртәнге уннан (10:00) кичке дүрткә (16:00) кадәр эшли.

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды түбәндәге реквизитлар буенча зәкят кабул итә:

1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/campaign/zakyat

2. 2202 2056 7305 9207 номерлы Саклык банкы картасына (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Әмир Рафисович Ф.)

3. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин.

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Сайт: www.zakyatrt.com

5. 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс юлларга.

Сәдаканы исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000764

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

4) Аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү. 

Узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, 625 аз керемле гаиләгә  4,5 тонна азык-төлек тапшырды. Быел да, ким дигәндә, 500 мохтаҗга он, карабодай ярмасы, көнбагыш мае, тушенка, шикәр, токмач, чәй һәм хөрмә җимешеннән торган ризык җыелмаларын өләшү көтелә.

Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:

  1. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша
  2. 2202 2021 3911 9295 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәре Зилә Ириковна И.)
  3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.

5) 12 Республикакүләм ифтар

29 мартта 12 нче Республикакүләм Ифтар узачак. Шул рәвешле, быел җәмәгать белән бергәләп авыз ачу мәҗлесе Татарстанда изге айның икенче ункөнлегенә йомгак ясый.

Быелдан башлап илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме исеме астында үткәреләчәк һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрен ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырыла. Чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунакларын чакыру ниятләнә.

Гадәттәгечә, Республикакүләм Ифтарда катнашучыларны авыз ачу вакыты кергәнче бай мәдәни программа көтә. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елын, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелә. Оештыручылар әлеге чарага дөньякүләм танылган Коръән укучыларны һәм нәшидләр башкаручыларны җәлеп итәргә планлаштыра.

Республикакүләм Ифтар “Казань Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла. 12 нче Республикакүләм Ифтарда 12 мең кеше катнашачак.

Мәҗлес кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм ахырдан өстәлләрне җыю өчен, 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтерны җәлеп итү ниятләнә. Әлеге изге эштә катнашу өчен, https://muslimmol.tilda.ws/iftarreg сылтамасы буенча яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратып теркәлергә кирәк.

6) Мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан Республикасы районнарында ифтарлар уздыра. Узган елда Казан шәһәрендә һәм республика районнарында 4 900 мохтаҗ өчен 41 хәйрия ифтары оештырылды.

Ифтар уздыру өчен акчаны дүрт юл белән күчереп була:

1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/campaign/iftar

2. 5469 6200 1751 2813 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.)

3. 7715 номерына ИФТАР сүзен язып смс юлларга. (Мәсәлән: ИФТАР 500)

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акча күчерүнең максатында «ифтар» дип күрсәтергә.

7) Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарлар 

Казанда ифтарлар 48 мәчеттә узачак. Аларның исемлеге белән Нәзарәт сайтында танышып була. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итеп була. Ай дәвамында әлеге исемлек тулыланырга мөмкин. Әлеге мәчетләргә ифтарларга килергә теләүчеләрнең алдан язылуы сорала.

8) Татарстанда барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар уздырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылачак, Гает намазлары үткәреләчәк.

9) Рамазан уңаеннан 30 нчы автобус маршрутында бушлай рейс. 2023 елда беренче тапкыр Татарстан башкаласында Рамазан ае хөрмәтенә 30 нчы маршрут автобусында бушлай рейслар оештырылды. Хәйрия акциясе 800 гә якын кешене җәлеп итте. Шулай итеп, «Зәкят» хәйрия фонды гражданнарның игътибарын хәйриячелек темасына җәлеп итте һәм игелекле гамәлләргә этәрде. Быел Рамазанда шулай ук хәйрия рейсын оештыру көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана