“Туган авылым” милли-туристик комплексында быелгы Рамазанның беренче ифтары узды

12 март 2024 ел 09:30
“Туган авылым” милли-туристик комплексында быелгы Рамазанның беренче ифтары узды

Ел саен Рамазан-шәриф аеның 1нче көнендә “Туган авылым” милли-туристик комплексында Татарстандагы зур, күркәм мәҗлесләрнең берсе уза. Гадәттә ул төрле дин оешмалары вәкилләре, рәсми чит ил кунаклары, хакимият вәкилләре, эшкуарлар, мәдәният эшлеклеләре һәм журналистлар катнашында оештырыла. Быел да бу ифтар искәрмә булмады: анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Угур Йылмаз, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани, Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев, Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы Гуйч Гәрәев, шулай ук ифтар кылу сөенечен бүлешергә Казан руханилар семинариясе ректоры Владимир Самойленко, журналист, җәмәгать эшлеклесе, публицист, хокук яклаучы Максим Шевченко һәм башкалар килгән иде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чараның максаты – традицион кыйммәтләрне һәм мөселман мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән. Ифтар кысаларында сәламләү сүзләре һәм дини нәсыйхәтләр җиткерелде, Коръән укылды, нәшидләр яңгырады.

Авыз ачу мәҗлесенә җыелган кунакларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Мөфтие сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ сүзләрен җиткерде: “Сезгә Рамазан – мөбәрак ай килде. Рамазанда күкләрнең капкалары ачыла, җәһәннәмнең капкалары исә ябыла, ә шайтан богаулана. Анда мең айдан да олуграк булган бер төн бар. Һәм кем шул төннең әҗерләрен ычкындырса, шул (хәерләрдән) мәхрүм кала”. Камил хәзрәт Сәмигуллин искәртеп узганча, Рамазан аенда ураза тотучының барлык гөнаһлар кичерелә, һәм ул барлык мөэмин-мөселманнарны изге айда гөнаһлардан пакьләнергә чакырды.

Әлеге чарада “Туган авылым” милли-туристик комплексын нигезләүчеләрнең берсе Радик Абдрахманов Казанның актив үсеш алуын һәм бөтен дөньядан кунакларны җәлеп итүен ассызыклады. Ул ифтарда мөселман илләре консулларының катнашуына игътибар юнәлтте, мондый чараларның татар халкының мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итүен ассызыклады. Рамазан аенда “Туган авылым” көн саен ифтарлар оештырачак, ул халыкка рухи мохиткә кушылу өчен уникаль мөмкинлек бирәчәк.

Милли комплекс шулай ук XII Республикакүләм ифтарны оештыруда катнашачак, ул беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә 29нчы мартта «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме химаясе белән узачак. Моннан тыш, традицион фешн-ифтар үткәрү ниятләнә.

Рәсми чыгышлардан соң җыелган халык ифтар кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана