Журналистларны 12нче Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү турында матбугат очрашуына чакырабыз

13 март 2024 ел 09:35
Журналистларны 12нче Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү турында матбугат очрашуына чакырабыз

2024 елның 18 мартында 11:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 12нче Республикакүләм ифтарга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узачак.

Журналистлар белән очрашуда “Ак Барс Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев катнашачак. Спикерлар ифтарның үзенчәлекләре, авыз ачу мәҗлесенә керү тәртибе, программасы һ.б. турындагы сорауларга җавап бирәчәк.

12нче Республикакүләм ифтар 29 мартта үткәреләчәк. Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырыла. 12нче Республикакүләм ифтар 12 мең кешене кабул итәчәк.

Матбугат очрашуында катнашырга теләгән хәбәрчеләрнең 15 мартта кичке сәгать дүрттән дә (16:00) калмыйча, 89274603078 телефонына WhatsApp мессенджеры аша аккредитация узуы сорала.
 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана