ТР Рәисе һәм Мөфти катнашында Яшел үзән районы Яңа Тура авылында яңа мәчет ачылды

14 март 2024 ел 13:25
ТР Рәисе һәм Мөфти катнашында Яшел үзән районы Яңа Тура авылында яңа мәчет ачылды

Бүген, Рамазан-шәриф аеның 4 нче көнендә (14 нче мартта), Яшел үзән районы Яңа Тура авылында яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Дин кардәшләребезнең олуг сөенечен бүлешергә һәм яңа мәчет белән танышырга күпләгән җитәкчеләр, иганәчеләр, дин әһелләре, мәхәллә халкы җыелды. Яңа мәчетне беренче булып күрүчеләр рәтендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев та булды.

Ачылыш тантанасы яңа мәчет ишегалдында узды, аны Бөтендөнья Коръән хафизлары оешмасы вәкиле Ибраһим Сабиров тарафыннан шулай ук Кәлам Шәрифтән аятьләр укып башлап җибәрде.

Аннары әлеге күркәм вакыйгага җыелучыларны мәртәбәле кунаклар сәламләде. Алар мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, бинаның халык ихтыяҗларын истә тотып, уңайлы урында, хәзерге заман таләпләренә туры китереп төзелүен ассызыклады. 

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде:

– Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Чын күңелдән сезнең һәммәгезне дә бүгенге зур тантана белән котлыйм. Рамазан аенда шундый матур мәчетне ачып җибәрәбез. Шушы бистәдә яшәүче мөселманнарга, юл буеннан баручыларга кереп намаз, дога укырга бөтен мөмкинлекләр бар. Бу мәчет төзелеше – зур хезмәт, кемдер төзегән, кемдер ярдәм иткән, кемдер акча биргән. Аны булдыруда көч куючыларга – әлбәттә, район җитәкчелегенә, меценатларга, һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Игелекле сәгатьтә булсын!

Мәхәллә халкына һәм райондашларга мәчет ачылу уңаеннан изге, ихлас теләкләрен Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев та юллады.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет салу өчен бирелгән әҗер-саваплар, Рамазан аеның фазыйләтләре турында тәфсилләп сөйләп узды: «Мәчет төзелешенә катнашуның, булышуның савабы гаять зур. Бу хакта төрле-төрле риваятьләр бар. Мөслим җыентыгында Пәйгамбәребез ﷺ шундый сүзләре килә: “Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет булдырса, шундый ук сыйфатта Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә Җәннәттә аңа бер йорт бүләк итәр». Камил хәзрәт бу хәдискә аңлатма биреп узды һәм Рамазан аенда игелек кылу тагын да күркәм, яхшы, әһәмиятле булуын да билгеләп үтте: «Бер изгелек кылсак, аңа ун савап языла, ә Рамазан аенда ул бер меңгә тапкырлана. Рамазан аенда бер сәдака бер меңнән алып күп тапкырга кадәр тапкырлана”. Мөфти Камил хәзрәт Рамазан аеның фазыйләте турында тагын бер риваять китереп узды: «Әгәр җомга көнегез дөрес, төзек булса, аны матур үткәрсәгез, башка көннәр дәбәрәкәтле узачак. Рамазан күркәм итеп үткәрелеп җибәрелсә, ел бәрәкәтле булачак». Аллаһы Тәгалә изге гамәлләребезне кабул итсен!»

Бүген ачылган яңа гыйбадәт йорты манаралы өч катлы бинадан гыйбарәт. Эчендә – ир-атлар өчен ике гыйбадәт залы, хатын-кызлар өчен антресоль кат һәм балаларга дәрес бирү өчен бүлмә бар.

Бинаның фасады геометрик элементлар һәм витражлы, традицион мөселман рәсемнәр төшкән һәм алтын сиптерелгән тәрәзәләр белән бизәлгән. Интерьер композициясенең үзәге булып гипслы декор белән бизәлгән һәм яктыртылып торган михраб хезмәт итә. Заманча люстра белән яктыртылган гөмбәз һәм бизәкле келәм шулай ук игътибарны җәлеп итә. Мөнбәр, баскыч, антресоль катның киртәсе һәм уемнар агачтан эшләнгән. Гөмбәзнең түбәнге өлеше һәм диварларның бер өлеше кулдан эшләнгән мозаика белән бизәлгән.

Бинаның гомуми мәйданы 330 квадрат метрны тәшкил итә. Мәчет берьюлы 250 кешене сыйдыра. Янәшәдә бердәм стильдә төзелгән бинада тәһарәтханә һәм котельная урын алган.

Төзелеш өчен җир кишәрлеге 2017нче елда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, ТР Рәисе каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды идарәсе Рәисе Әсгать Сәфәров ярдәмендә бүлеп бирелде.

Мәчет 2020нче елның сентябрендә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән төзелә башлады. 2022нче елның 1нче апрелендә мәчет манарасына ярымай куелды.

Яңа Тура авылында мәчет төзелешендә хәйриячеләр һәм проектның кураторы ТР Рәисе каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды актив катнашты. Яңа Турада ачылган мәчеттән 3 гектарлы мәйданда Ислам Мәгърифәт үзәген булдыру башланды. Киләчәктә шулай ук мәдрәсә, никах үзәге һәм балалар бакчасы салып кую ниятләнә. Биредә шулай ук футбол стадионы, йөгерү юллары, балалар һәм спорт мәйданчыклары, күл буенда ял итү урыннарын салу да планлаштырыла.

Бүгенге көндә, Яңа Тура авылында яңа ачылган мәчетне дә кертеп, Яшел үзән мөхтәсибәтендә 48 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана