Татарстан Мөфтие Россия Президентын сайлауда катнашты

15 март 2024 ел 09:25
Татарстан Мөфтие Россия Президентын сайлауда катнашты

Бүген, 15 мартта, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауларында катнашты. Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә урнашкан 46 нчы сайлау участогында Камил хәзрәт хәләл җефете белән беренчеләр булып үзләренең гражданлык бурычын үтәде һәм тавышларын бирде. 

– Мөселманнар Россиядә бик күп. Димәк, безнең тавыш көчле булып яңгырый ала. Ә тавыш бирмәсәң, сине кем ишетсен? Шуңа күрә сайлауларда, һичшиксез, катнашырга кирәк. Бу бит – безнең хакыбыз. Кандидатлар арасыннан халкыбыз, милләтебез һәм ислам дине үсеше өчен иң файдалысын сайларга кирәк дип саныйм, - диде Камил хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана