Дагыстан мөфтияте Казанда халыклар бердәмлеге ифтары үткәрде

15 март 2024 ел 09:36
Дагыстан мөфтияте Казанда халыклар бердәмлеге ифтары үткәрде

Рамазан аеның дүртенче көнендә (14 март) Корстон-Казан залында Дагыстан Республикасы мөфтияте оештырган халыклар бердәмлеге ифтары узды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге чараның хөрмәтле кунагы булды. Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Абдулла Сәлимов ифтарда катнашу өчен Казанга махсус килде. Әлеге чарада танылган нәшид башкаручы Гамзалав Гамзалов чыгыш ясады: ул кунакларны гарәп һәм рус телләрендәге чыгышлары белән сөендерде. Шулай ук балалар өчен викторина үткәрелде.

Ифтарда бер өстәл артына Татарстанның төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Алабугадан 800 кунак җыелды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дагыстанлы дин кардәшләребезне бөтен Татарстан өммәте исеменнән изге Рамазан ае башлану белән котлады, изгелекләр һәм саваплы гамәлләр кылу турында вәгазь укыды, Россия мөселманнары рухи мирасы турында сөйләде. 

Абдулла Сәлимов ифтарда катнашучыларны Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәт Әфәнде исеменнән сәламләде һәм изге Рамазан ае белән котлау сүзләрен тапшырды, иминлек, изгелек һәм тынычлык теләде. Ул мөселманнарның бердәм булуының мөһимлеге турында сөйләде.

Чара барышында шулай ук «Ас-салам» газетасына язылучылар арасында гомрә юлламасына жирәбә салу оештырылды. Бу акция Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы халкы өчен «Ас-салам» газетасы ярдәме белән үткәрелде. Жирәбәдә катнашу өчен чара башланганчы газетага язылырга кирәк иде. Гомрәгә юлламаны Питрәч районы Шәле авылының “Заһир” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов отты.

Чара ифтар мәҗлесе белән тәмамланды, аннан соң кунаклар төнге тәравих намазына юл тотты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана