Мөфти Камил хәзрәт Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

15 март 2024 ел 13:31
Мөфти Камил хәзрәт Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

Бүген, Рамазан аеның 5нче көнендә (15нче мартта), Түбән Кама мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә дин кардәшләребезгә җомга вәгазе сөйләде һәм җомга намазы укытты. Намазда 800гә якын кеше катнашты.

Мөфти хәзрәт Рамазан аеның һәм ураза тотуның фазыйләтләре, нәфесне тәрбияләү, Коръән уку өчен бирелә торган саваплар, хәтем кылуның мөһимлеге, дингә хикмәт белән чакыру хакында вәгазь сөйләде. Ул Рамазан аен Коръәнне өйрәнүгә багышларга өндәде.

“Рамазан ае бүтән айлардан Коръән иңә башлаган ай булуы белән аерылып тора. Шул сәбәпле, бу айда ураза тоту белән бергә күп итеп Коръән уку хәерле, ул сөннәт гамәл санала. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу айда Коръәнне тулысынча укып чыга торган булган. Безгә дә аннан үрнәк алып, Раббыбызның Китабын тулысынча укып чыгарга тырышырга кирәк. Шундый мөбарәк айда иң хәерле сүзләрне укып күпме әҗер-савапка лаек булачакбыз”, – диде хәзрәт.

Татарстан мөселманнары башлыгы түбәнкамалыларны шулай ук XII Республикакүләм ифтарга чакырды һәм алда көтелгән әлеге вакыйга турында аңлатып узды.

Намаз төгәлләнгәч, мәхәллә активы Камил хәзрәт белән күмәк рәвештә фотога төште. Аннары Мөфти район хакимияте башлыгы Рамил Муллин белән очрашу һәм намаз уку бүлмәләрен ачу өчен Н.В.Лемаев исемендәге “Бигеш” халыкара аэропортына һәм Түбән Каманың үзәк хастаханәсенә юнәлде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана