Мөфти Түбән Кама районы җитәкчесе белән очрашты

15 март 2024 ел 15:33
Мөфти Түбән Кама районы җитәкчесе белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 5нче көнендә (15нче мартта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама районына эшлекле сәфәре барышында Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин белән очрашу үткәрде. Очрашу Н.В.Лемаев исемендәге “Бигеш” халыкара аэропортында һәм Түбән Каманың үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәләре ачылышы алдыннан узды. Әлеге күркәм тантаналар башланып киткәнче, Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамил Хамзович белән Түбән Кама шәһәрендәге дини вәзгыять хакында фикер алышты. Очрашу Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә узды. Район хакимияте башлыгы шулай ук җомга намазында катнашты һәм Мөфти хәзрәтне көн дәвамында узачак чараларда озата йөри. 

Рәсми очрашуда, шулай ук, район имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов катнашты. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды. Моннан тыш,  балалар тәрбиясе турында сөйләшү, рухи-сәламәтләндерү курслары оештыру, мөхтәсибәтнең “Ихлас” оешмасы аркылы белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек алып бару юллары каралды.

Мөфти Түбән Кама шәһәрендә мөселман инфраструктурасын үстерүгә керткән хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен Рамил Хәмзә улына тирән рәхмәтен белдерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана