Камил хәзрәт Түбән Кама мөхтәсибәте каршындагы балалар пансионат проекты белән танышты

15 март 2024 ел 17:10
Камил хәзрәт Түбән Кама мөхтәсибәте каршындагы балалар пансионат проекты белән танышты

Түбән Камага эш сәфәре барышында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга Түбән Кама мөхтәсибәте оештырачак пансионат проекты тәкъдим ителде. Әлеге проект белән аны Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм Түбән Кама мөхтәсибәтендә тәхфиз (Коръән ятлау бүлеге) бүлеге җитәкчесе Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов таныштырып узды. 

Пансионат “Ихлас” рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгендә урнашыр дип көтелә. Балалар пансионы әлеге бинада якынча 2024нче елда сынау рәвешендә эшли башлар дип көтелә. Биредә капиталь төзекләндерү уза: 25 укучыга караватлар, укыту җиһазлары, кирәкле әсбаплар, Коръән китаплары сатып алынды. Пансионат 5-11нче сыйныф укучылары өчен исәпләнгән. Анда татар-мөселман мохите тудырылачак, Коръән ятлау, татар телен өйрәнү, китаплар уку, спорт чаралары булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана