29 мартта Казанда 12 нче Республикакүләм ифтар узачак

18 март 2024 ел 13:13
29 мартта Казанда 12 нче Республикакүләм ифтар узачак

Бүген, Рамазан аеның 8 нче көнендә (18 мартта), “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Казанда 12 нче Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү хакында” матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуда “Ак Барс Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, Нәзарәтнең  аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев катнашты. Җитәкчеләр алда торган ифтарның үзенчәлекләре, авыз ачу мәҗлесенә керү тәртибе, аның программасы һ.б. турында сөйләде.

Рамазан аеның 19 нчы көнендә, 29 мартта, Казанда 12 нче Республикакүләм ифтар узачак. Шул рәвешле, быел җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесе Татарстанда изге айның икенче ункөнлегенә йомгак ясый.

Быелдан башлап илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме химаясенә күчә һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрне ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырыла. Чарага күпсанлы илчеләр һәм консуллар чакырулы.

Республикакүләм ифтар 2013 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән оештырыла. 2021 елдан бирле ул “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. 12 нче Республикакүләм ифтарда 12 мең кеше катнаша. Алар арасында Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, шул исәптән мохтаҗлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һ.б. булыр дип көтелә.

Гадәттәгечә, Республикакүләм ифтарда катнашучыларны авыз ачу вакыты кергәнче бай мәдәни программа көтә. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елын, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелгән. Ифтар уза торган мәйданчыкта гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр яңгыраячак. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге фойесында шәригать таләпләренә туры килгән азык-төлек һәм мөселман товарлары сатылачак, Нәзарәт бүлекчәләре эшчәнлеген чагылдырган экспозицияләр эшләячәк. Моннан тыш, җәмәгать белән Фәләстыйн халкы өчен дога кылу оештырылачак.

12 нче Республикакүләм ифтарда катнашучыларның барысына да истәлеккә яңартылган “Казан басмасы” бүләк итеп биреләчәк. Мүсхәфләрнең әлеге тиражы халыкка, бигрәк тә татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә тарату өчен махсус бастырылды. Мүсхәфләр Бөтендөнья татар конгрессына, Россиянең Азия өлеше мөселманнары, Кырым Диния нәзарәтләренә, Татарстан мөхтәсибәтләренә, Белоруссиягә һәм Казахстанга, Татарстандагы төзәтү колонияләренә җибәрелде. Яңартылган “Казан басмасы” заманча халыкара стандартларга туры килә һәм ул тарихи типография оттискы нигезендә дөньякүләм танылган “Казан басмасы” уникаль шрифты белән бастырылды. Шушы исемдәге басма тәүге тапкыр 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күргән һәм мөселман дөньясында ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән беренче басма Коръән буларак тарихка кереп калган. Мүсхәфләр Ул Катарның вакф һәм Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы вакфлар эшләре буенча баш идарәнең финанс ярдәме белән бастырылды.

Республикакүләм ифтарда катнашучылар, кичке сәгать 6 тулып 17 минутта (18:17) ахшам намазы вакыты керү белән,Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән намаз укыячак һәм ифтар залына узачак. Менюга пылау, кипкән җиләк-җимешләр, камыр ризыклары, тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимешләр кертелгән. Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларга салынган: теләгән кеше, авыз ачу тәмамлангач, күчтәнәчләрне өйдәгеләренә алып китә алачак.  

12 нче Республикакүләм ифтарга билетларны мәчетләрдән яки Татарстан мөхтәсибәтләреннән алырга мөмкин. Оештыручылар, алдагы еллардагы тәҗрибәне искә алып,  билетларны быел да электрон итәргә карар кылды.

12 нче Республикакүләм ифтарга баручыларга уңайлы булсын өчен, шәһәр яны поездларында билгеле бер сәгатьләрдә бушлай рейслар оештырылачак. Бу “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгенә баручы юлда транспорт хәрәкәтен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Ифтарга бушлай барып кайту өчен, электричкада Республикакүләм ифтар билетын күрсәтү дә җитә. Поездлар “Казан-Пасс” һәм “Казан халыкара аэропорты” станцияләре арасында шушы расписание буенча йөриячәк:

  • “Казан-Пасс” – “Казан халыкара аэропорты”: 14:40, 16:00.
  • “Казан халыкара аэропорты” – “Казан-Пасс”: 19:45

Республикакүләм ифтарга шәхси машинада килергә теләүчеләрнең юлга алданрак чыгуын сорыйбыз. “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге янында 3000 урынга исәпләнгән түләүсез машина кую урыны бар.

Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм өстәлләрне җыештыруда ярдәм итү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтер хезмәт күрсәтәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана