Менделеевск мөхтәсибәтендә тәравих намазларына йөрүче балаларга велосипед бүләк итәчәкләр

18 март 2024 ел 15:01
Менделеевск мөхтәсибәтендә тәравих намазларына йөрүче балаларга велосипед бүләк итәчәкләр

Рамазан аеның соңгы унъкөнлегендә (30нчы март – 9нчы апрель) Менделеевск мөхтәсибәтендә 5-15 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр арасында бәйге үткәрелә. Аның шартлары буенча, район Үзәк мәчетенә көн саен тәравих намазларына йөрүче яшь мөселманнар кыйммәтле бүләкләр – велосипед, шулай ук телефон, планшет алачак.

Әлеге бәйге Менделеевск мөхтәсибәте тарафыннан район иганәчеләре белән берлектә оештырыла.

Конкурс нәтиҗәләре, Рамазан ае тәмамланганнан соң, Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев һәм имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев катнашында Ураза бәйрәме көнне игълан ителәчәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Балага бирелгән яхшы тәрбия бер сагъ сәдака бирүгә караганда яхшырак” (Әт-Тирмизи, Бирр ва сила, 33).

Конкурсның барлык шартлары белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана