Татарстан Мөфтие Катарда милләттәшләребез белән очрашты

19 март 2024 ел 17:30
Татарстан Мөфтие Катарда милләттәшләребез белән очрашты

Республика Рәисе йөкләмәсе буенча Катарга сәфәр кылучы Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин милләттәшләребез белән очрашты. Диаспора вәкилләрен, шул исәптән Татарстан студентларын, Доха шәһәрендә хәзрәт белән очрашуга РФнең Катардагы Илчелегенең консуллык бүлеге мөдире Рамил Бикмуллин җыеп алып килде.

Мөфти милләтәшләребезгә кече Ватаннан җылы сәлам тапшырды, үз үгет-нәсыйхәтләрен бирде, эшләре һәм тормышлары турында сорашты, татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау темасы буенча сөйләште. Очрашу ахырында Катар татарлары Рәис Рөстәм Миңнехановка истәлекле видеомөрәҗәгать яздырды.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Катар башкаласы Доха шәһәренә рәсми сәфәр кыла. Монда ул Әмир Шейх Тамим бин Хамад Ал-Тани оештырган авыз ачуда катнашты. Рәсми ифтарга Камил хәзрәт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча барды. Рәис исеменә дәүләт башлыгыннан чакыру килгән иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана