«Зәкят» хәйрия фондында яңа акция: биредә аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен бушлай робототехника дәресләренә акча җыялар

20 март 2024 ел 12:24
«Зәкят» хәйрия фондында яңа акция: биредә аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен бушлай робототехника дәресләренә акча җыялар

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга робототехника буенча бушлай дәресләр оештыру өчен акча җыю буенча акция старт алды. Робототехника түгәрәкләре мәктәп укучылары арасында популяр. Ләкин алар кыйммәт булу сәбәпле, аларга теләгән һәркем йөри алмый. Ә "Зәкят" хәйрия фонды йортында алар түләүсез булачак.

Балалар технология өлкәсендә күнекмәләрен үстерә һәм киләчәктә өммәт һәм җәмгыятькә зур файда китерә алсын өчен, фонд робототехника буенча дәресләрне оештыра да инде.

Дәресләр программасына робототехника, программалаштыру һәм электроника нигезләрен өйрәнү кергән. Балалар үз роботларын ясарга, аларны программалаштырырга һәм алар белән төрле сценарийлар эшләргә өйрәнәчәк. Дәрес барышында балалар логик фикерләү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен һәм тырышлыкларын үстерәчәк.

Хәзер фондка дәресләрне оештыру өчен өчен матди-техник база булдыруда ярдәм кирәк: кирәкле җиһазлар, робототехника җыелмалары, роботлар программалаштыру өчен ноутбуклар сатып алу, белемле инструкторларның хезмәтләре өчен түләү зарур.

Проектка 2 ысул белән ярдәм итәргә мөмкин: 

1. Турыдан-туры сайт аша. 

2. Исәп-хисап счеты аша 
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды
Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН: 1655068682
КПП: 165501001
ОГРН: 1091600003153
Расчетный счет: 40703810400020000071
Банк: ПАО «АК БАРС» БАНК
БИК: 049205805
Корр. счет: 30101810000000000805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт
Телефон: 225-33-22
Акча күчергәндә «Робототехника» дип күрсәтергә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана