Мөфти Аксубай мөселманнары белән очрашты

21 март 2024 ел 09:00
Мөфти Аксубай мөселманнары белән очрашты

Рамазан аенда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның республика мөхтәсибәтләренә эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Кичә ул Аксубай районында булды. Биредә Мөфти район башлыгы Камил Камал улы Гилманов исеменнән үткәрелгән ифтарда катнашты. Авыз ачу мәҗлесе 100дән артык кешене җыйды, шул исәптән, ифтарда район имамнары һәм якын-тирә район имам-мөхтәсибләре, мәхәллә кешеләре, мәчет активистлары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның әти-әниләре бар иде.

Эш сәфәре барышында Камил хәзрәт Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов белән аерым күрешеп төбәктәге дини вәзгыять, җирле мәхәлләләр эшчәнлеге, шулай ук киләчәккә планлаштырылган чаралар хакында сөйләште. Сәфәр вакытында Татарстан Мөфтие шулай ук Аксубайда төзелеп килүче “Әниләр” мәчете белән танышты. Биредә Мөфти икенде намазын укыды һәм мәхәллә халкы белән аралашты.

Аннары дин кардәшләр белән очрашу ифтар мәҗлесендә дәвам итте. Авыз ачу кичәсенә җыелган халыкка Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде, изге гамәлләрнең кабул булуын һәм гөнаһларның ярлыкануын сорап дога кылды.

Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан һәм Түбән Кама мөселманнары белән очрашып аралашып өлгерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана