“Нурлы Рамазан” бәйгесе кысаларында Татарстанда изге ай уңаеннан 52 урын бизәлде

21 март 2024 ел 13:43
“Нурлы Рамазан” бәйгесе кысаларында Татарстанда изге ай уңаеннан 52 урын бизәлде

Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча Татарстанның төрле почмакларында 52 урын бизәлде: болар – шәхси йортлар, мәчетләр, кибетләр, кафелар.

Шунысы игътибарга лаек, быел бәйгедә шәхси йортларда яшәүчеләр аеруча актив катнашты. Андыйлар – 17 катнашучы, нигездә алар Кукмара районыннан (7 гариза). Шулай ук Яшел Үзән һәм Саба районнарыннан катнашучылар бар (3әр гариза). Билгеләп узыйк: Кукмара мөхтәсибәтендә шәхси секторда тулы бер урамны бизәгәннәр. Бу юлы шулай ук мәчетләр һәм мөселман белем бирү учреждениеләре дә узган елга караганда күбрәк – аларның 28 катнашучысы Казаннан, Яр Чаллыдан, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Чирмешән, Нурлат мөхтәсибәтләреннән. Шунысы сөенечле, гариза җибәрүчеләр арасында кабат катнашырга теләүчеләр дә бар: шулай итеп, алар республикада яңа традиция – урамнарда Рамазан мохитен тудырырга мөмкинлек бирә.

Бәйгедә шулай ук 7 җәмәгать урыны катнаша. Болар – Актаныш районындагы «Таңсылу» банкет залы, Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчете каршындагы «Halal food» кафесы, шулай ук Кукмара районындагы «Хәләл» кибете, Питрәч мөхтәсибәтенең Габдрахман ибне Гауф исемендәге мәчете һәм Саба районындагы «Империя Цветов» һәм Казанның «Казпринт» компаниясе, Түбән Кама районындагы «Давай Меняться» своп-маркеты. Алар дин кардәшләребезне каршы алып, аларга бәйрәм кәефе бүләк итү өчен үзләренең керү юлларын бизәде.

Быел Татарстанда изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын бик матур итеп бизәүдә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе икенче тапкыр оештырыла. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырылды. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр иде. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае төгәлләнгәнче сакланырга тиеш. Финалистлар 2024нче елның 9нчы апрелендә игълан ителәчәк, ә бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Иң яхшы тышкы бизәлешне сайлап алганда түбәндәге критерийлар исәпкә алыначак: ислам символикасын һәм Рамазан элементларын куллану; оригинальлек һәм новаторлык; масштаблылык; эстетик күркәмлек; бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү; ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.

Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтында бәйге барышын һәм нәтиҗәләрен күзәтеп барыгыз!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана